Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ватанны саклый белергә дә кирәк

Элек елларда без 23 февральне Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флоты көне буларак билгеләп үтә идек. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 60 еллыгыннан соң ул Ватанны саклаучылар көне дип үзгәртелде. Быел илебез халкы әлеге бәйрәмнең 95 еллыгын билгеләп үтте.

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митингны муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов ачты.

Мәйданда дәүләт гимнары яңгыраганнан соң район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Александр Шадриков митингта катнашучы оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләрен, ветераннарны, булачак солдатларны бәйрәм белән тәбрик итеп, Ватанны саклаучылар көненең социаль-сәяси әһәмиятенә тукталды. Чыгышының соңында Бөек Ватан сугышында һәм Әфганстан, Чечен республикасындагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан берничә кешегә "Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез флотына 95 ел" дип аталган истәлекле күкрәк билгеләре тапшырды. Ветераннарның район советы рәисе Фиркать Җәлалов һәм ТР хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Вил Нуруллин да митингка килүчеләр алдында чыгыш ясап, райондашларыбызны бәйрәм белән котладылар. Митинг ахырында "Кар десанты"на старт бирелде.

Реклама

-Ватанны саклаучылар көнендә мондый чара үткәрү, илебезне саклаганда һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерү, үсеп килүче яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүне максат итеп куя. Быел "Кар десанты"нда катнашучылар Советлар Союзы, Социалистик хезмәт һәм Россия Геройлары исеменә лаек булган якташларыбыз белән бәйле урыннарда булачаклар. Һәм бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгына, Экология елына һәм Татарстанда пионерлар хәрәкәте оешуга 90 ел тулуга багышлана,- ди ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Сабирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ватанны салаучылар көне уңаеннан