Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Туучылар аз, үлүчеләр күп

Хәзерге вакытта Татарстанда демографик хәл тотрыклы булып санала. Бу турыда 17 июльдә ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән үткәрелгән брифингта хәбәр ителде.

Соңгы 20 елда беренче тапкыр халыкның тибигый артуы күзәтелә. Бүгенге көндә республикада гомер озынлыгы уртача 72 яшьне тәшкил итә. Республикада туучылар саны арту тенденциясе 2006 елдан башлап күзәтелә башлаган. Соңгы биш ел эчендә арту 37,5 процентны тәшкил итте. Әмма брифингта яңгыраган мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең районда, башка районнар белән чагыштырганда, туучылар саны аз күләмдә арта (9,2). Үлүчеләр саны югары (18,3).

Соңгы елларда кан әйләнеше системасы, церебраль васкулятор авырулардан, инфаркттан үлүчеләр санын киметүгә ирешелсә дә, хәлләр барыбер дә кискен булып кала бирә. Шул ук вакытта алкогольдән агуланып үлүчеләр саны да артканнан-арта. 2012 елның 5 аенда гына да алкоголь һәм аның суррогатлары белән агуланып үлүчеләр саны 100 мең кешегә 3,4не тәшкил итте. Республика буенча яңа туган 1000 балага 6,41 үлем очрагы туры килә. Бу юнәлештә дә эшлиселәр байтак әле.

"Татарстан Республикасында 2011-2012 елларда сәламәтлек саклауны модернизацияләү" программасы кысаларында кабул ителгән төп юнәлешләрнең берсе-ул йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең санын киметү. Шулай ук, әлеге программа ФАПларны капиталь төзекләндерү, республиканың эре клиникаларының материаль базасын ныгыту, барлык район үзәк хастаханәләренең кабул итү-диагностикалау бүлекләрен төзекләндерүне үз эченә ала.

Бу уңайдан безнең районда да күп кенә эшләр башкарыла. Район үзәк хастаханәсе дә күп кенә үзгәрешләр кичерде. Һәм, әйтергә кирәк, уңай якка.

Реклама

Аннан соң соңгы елларда кабул ителгән төрле законнар да демографик хәлне яхшыртырга, туучылар санын беркүпме арттырырга мөмкинлек бирә. Икенче яисә аннан соң бала тапкан аналарга ана капиталы сертификатлары тапшырылу да, ана капиталы акчаларының ел саен индексацияләнә, үсеп баруы да моңа йогынты ясамый калмыйдыр, билгеле.

Ә менә үткән ел Россия Президенты өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә бушлай җир бирү турындагы законга кул куйган иде. Әлеге закон нигезендә Татарстанда да җир кодексына үзгәрешләр кертелде һәм ул үз көченә кереп тулы куәтенә эшли башлады. Бу өлкәдә районда да өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына мөрәҗәгать итеп, җир алу өчен чиратка басалар.

-Район буенча өч һәм аннан да күбрәк баласы булган 207 гаиләдән гаризалар кабул ителде дә инде, аларның 87се район үзәгендә, калганнары төрле авылларда яшәүчеләрдән. Барлыгы 123 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде (бу авылларда һәм район үзәгендә яшәүчеләрне дә исәпкә алып). Район үзәге буенча 68 җир участогы әзерләнгән иде. 55 гаиләгә үз чиратлары буенча Яңа Чүпрәле авылының Химиклар урамында урнашкан әлеге җир участокларын сайлап алу бәхете елмайды, калган 13 җир участогы да шушы көннәрдә үз хуҗаларына тапшырылачак. Гариза тапшырган калган 84 кешегә дә 2-3 атна дәвамында җир участоклары бүленеп биреләчәк,-ди бу уңайдан аңлатма биреп муниципаль район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе Әлфир Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: демография