Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Урамнардагы тротуар-юлларга мөмкинлекле мохит программасы нигезендә төзекләндерү үткәрелде

Юллар төзүнең күп өлеше җәйге чорга туры килә. Шушы уңайдан муниципаль район җитәкчелеге үзәктәге урамнарны төзекләндерү буенча максатчан программа эшләде.

-Юл-тротуарларның төзеклеге кешеләр иминлеге өчен дә бик мөһим. Халык күп йөри торган тротуарлар караңгы вакытта яктыртылса, тиешле урыннарга юл билгеләре куелса юллардагы куркынычсызлык та тәэмин ителер, һәлакәтләргә дә юл куелмас иде,-ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы Айрат Хуҗиев.

Районның төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Радик Баһаветдиновның әйтүенә караганда, үзәктәге җәяүле юлларын төзекләндерү буенча быел шактый гына эшләр башкарылган. -Аның өчен безгә республика бюджетыннан бер миллион сум акча каралды, эшләрне алты кешелек бригада апрель айларында ук башлаган иде. "Үзәк" һәм "Икенче бишьеллык" урамнарындагы, "Төзүчеләр", "Мәктәп" һәм "Газ" урамнары киселешендәге тротуар-юллар төзекләндерелде, сигез урынга "Җәяүле юлы" дигән билгеләр куелды,-ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөмкинлекле мохит