Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Трактор-прицеп” операциясе чорында Чүпрәледә 89 трактор, үзйөрешле машина һәм прицеплар тикшерелде

Агымдагы елның 9 июненьнән 30ына кадәр Татарстан Республикасында, һәм шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да, "Трактор-прицеп" операциясе үткәрелде. Аның кысаларында 89 трактор, үзйөрешле машина һәм прицеплар тикшерелде.

"Гостехнадзор" ның район бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаровның әйтүенә караганда, мондый чаралар тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында аварияләр булдырмауны максат итеп куя.

-Тәҗрибә күрсәткәнчә, әлеге категория транспорт белән "ДТП"лар һәрвакыт диярлек авыр нәтиҗәләргә китерә һәм күпчелек очракта аларның техник төзексезлеге аркасында килеп чыга. Операция барышында тракторларның, үзйөрешле машиналарның техник торышы, теркәлүе, ОСАГО полисы, йөртүче яки механизатор таныклыгы, юллама документациясе булу-булмавы, агрегат номерлары туры килү-килмәве тикшерелде,-ди ул.

Юллардагы, авыл җирлекләре территорияләрендәге һәм шулай ук басуда терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техника да игътибардан читтә калмаган. 24 июньдә, мәсәлән, Зур Чынлы авылы басуында Р.Алимов үзенең тиешенчә теркәлмәгән тракторы белән печән әзерләүдә эшли. Аның авылдашы З.Камалиев та үзенең "МТЗ- 80" маркалы тракторын законлы теркәмәгән килеш идарә иткән. Ә менә Татар Бизнәсе авылы фермеры А.Халиков өр-яңа тракторны ут сүндергечсез "эшкә җиккән". Техникадан файдалану кагыйдәләрен бозган 12 кешегә административ бөркетмә төзелгән, биш трактор хуҗасына предписание бирелгән.

-Бүген районда көпчәкле, төрле маркадагы 1326 трактор исәпләнә. Аларның 661е шәхси хуҗалыкларга карый, агропромышленность комплексы балансында 515 һәм оешма-предприятиеләрдә 150 берәмлек трактор бар. Әлбәттә, шушы кадәр техниканың (бигрәк тә төзек булмаган очракта) юлга чыгуы хәвеф- хәтәрне бермә-бер арттыра,-дип дәвам итә сүзен Илдар Иршатович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тракторприцеп” операциясе