Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тотынышып кулга кулларны

Ел саен декабрь аенда илкүләм инвалидлар декадасы билгеләнеп үтелә. ТР Кабинетлар Министрлыгында үткән чираттагы киңәшмә дә шушы теманы яктыртты.

Бүген республикада 326 мең инвалид кеше исәпләнә, шуның 14 меңе - балалар, 5,7 меңе - коляскада гына хәрәкәт итә алган инвалидлар, 9 меңе - сукыр яки бик начар күрүчеләр, 5 меңе - ишетү органы зәгыйфь булучылар.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары, Казан каласы буенча социаль яклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Ирина Просвирякова, әйтүенчә, республикада инвалидлар өчен 102 социаль учреждение эшли.

"Һәркем үтеп керә алырлык мохит" программасы буенча республикада күп кенә эшләр башкарылган. Башлыча биредә инвалидларның социаль яклау, сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт, мәдәният, элемтә һәм мәгълүмат, торак, транспорт оешмаларына үтеп керә алу мөмкинлекләре турында сүз барды.

ТР буенча медицина-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов исә, үткән ел инвалидлыкка чыгучылар, 2010 елдагы белән чагыштырганда, 8,6 процентка кимеде, хезмәткә яраксызлар арасында инвалидлыгын тану да 6,8 процентка азрак булды, дип белдерде.

Реклама

-Аерым алганда инвалидлыкка китерүче авырулар арасында кан әйләнеше беренче урынны били. Аннан икенче урында яман шеш буенча инвалидлык билгеләнә, шулай ук, сөяк-мускул системасы авырулы, психик авырулы инвалидлык та өстенлек итә,- диде.

Әлеге уңайдан киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов балага узган әниләрнең беренче атналарда ук тикшерү узу мөмкинлеге хакында әйтеп үтте. Һәм әлеге мөмкинлектән бүгенге көндә 77 процент хатын-кыз файдалануын искәртте. Тик кызганычка каршы, күпчелек очракта әниләр соңлап мөрәҗәгать итәләр икән.

Гомумән, ел дәвамында дәүләт тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен һәртөрле уңайлыклар булдырыла. Шул исәптән, санатор-курорт учреждениеләрендә ял итү, реабилитация үтү буенча да. Бүген республикада 16 волонтер объектлары эшчәнлеге дә декада барышына юнәлдерелгән. Төрле акцияләр, чаралар, "Дуслар, кулга-кул тотыныйк, бергәләп!" республика фестивале үтәчәк.

Ел саен район күләмендә инвалидлар декадасы кысаларында күп төрле чаралар планлаштырыла. Агымдагы елда да күп төрле эшләр башкару каралган. Шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булучыларның үз сәләтләрен күрсәтүгә дә зур игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар декадасы