Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

"Тоннель" вакытында 15 чүпрәлелегә беркетмә төзелде

Соңгы вакытта юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы шоферлар белән көрәшне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру һәм "тәртипсез" автотранспортчыларны ачыклау максатыннан, автоинспекция бүлеге хезмәткәрләре "Тоннель" дип аталган махсус операция үткәрә башлады. Узган атнаның шимбәсендә әлеге чара өченче мәртәбә узды.

-Рейд вакытында барлык автомобильләргә һәм, шулай ук, юллар аша чыгучы җәяүлеләргә дә игътибар итәбез. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсы кагыйдәләрне төгәл үтәсә, фаҗигаләр булыр идеме? Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр, куркынычсызлык каешын такмаучылар махсус игътибарда булачак,- ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар эчкән килеш руль артына утыручыларны ачыклауга әлеге чара вакытында аеруча игътибар юнәлтәләр. Исегезгә төшерәбез, мондый төр хокук бозу белән беренче мәртәбә эләгүчеләр 30 мең сум штрафка тартыла һәм ел ярымнан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Эчкән килеш икенче мәртәбә эләгүчеләргә исә җинаять җаваплылыгы яный. Ул көнне автоинспекторлар юлда йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне, төрле административ хокук бозулар өчен штрафларын түләми йөрүче шоферларны ачыкладылар. Нәтиҗәдә, кичке сигезенче яртыдан тугыз сәгатькә кадәр 15 шоферга беркетмә төзелде. ЮХИДИ башлыгы Анатолий Михайлов сүзләренә караганда, мондый рейдлар киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: