Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тынычлыкта яшәүгә ни җитә?!

(Сугыш ветераны, 408 нче артиллерия полкының өлкән сержанты, мәрхүм Абделхәй Хафизовның көндәлек дәфтәреннән, Шланга авылы).

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне 1945 елның 9 маенда дип билгеләнсә дә, без 14 майга кадәр Германиянең Шнедер гаскәренә һәм власовчыларга каршы сугыш алып бардык. 8 майда безнең частьләр Вена шәһәре янында урнашкан иде. Көндезге сәгать 12 ләр тирәсендә күзәтү пунктын яуларга дип кузгалдык. Тиешле урынга барып җитә алмадык, кире кайтардылар. Безгә яңа хәрби бурыч йөклиләр, дип торганда өлкән сержант Седов килеп, шул көннәрдә сугыш бетәсен хәбәр итте. Шундый ук сүзләрне майор Копылов та кабатлады.

Шул ук көнне без Чехословакиягә юл алдык, чөнки анда әле немец гаскәрләре тулысынча чыгарылып бетмәгән иде. Прагадан соң, америкалылар белән очраштык. Ике тәүлек буена тоткыннар кабул итәргә туры килде. Алар инде 1941 ел немецларыннан күпкә аерыла иделәр. 1945 елда "кикрикләре шиңгән", каскаларын да киеп тормыйча, авыз гармунын сызгыртып совет солдатын изәргә дип килгән илбасарлар ярлыкау сорап, шул солдатлар алдында баш иеп, тезләнделәр.

Сугыш бернинди милләт халкына да файда китергәне юк, тынычлыкта яшәүгә ни җитә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сугыш көндәлеге