Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Терлекчелек–табыш чыганагы

21 октябрь көнне "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, инженерлары, зоотехниклары, ветеринария табиблары һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологлары катнашында семинар үтте.

-Терлекчелек-әйләнә ел җаваплы тармак. Әмма язгы чәчү, уңыш җыю чорында әлеге тармакка карата игътибар һәр елны бераз кими. Менә хәзер кыр эшләре бетте дисәк тә ярый, шикәр чөгендерен җыеп бетерәсе генә калды, шуңа да терлекчелеккә игътибарны бермә-бер көчәйтергә кирәк,-диде семинарны ачып авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов.

Сөт җитештерүне арттыру өчен, семинарда катнашучыларга азыкларны төрле витаминнарга баетып, ферментлаштырып бирү кирәклеге ассызыкланды. Хәзерге вакытта хуҗалыкларга жом, патока кайтару мөмкинлеге булуы да искәртелде биредә. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында савым сыерларны көндезләрен ачык һавада, төннәрен абзарларда асрау чорында ашату өчен 20 гектар мәйданда рапс чәчкән булганнар. Хәзерге вакытта әлеге хуҗалыкта малларга яшел азыкка рапсны тапатып бирәләр. Башка хуҗалыкларга да әлеге алымны үрнәк итеп алу тәкъдим ителде.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов терлекчелек белгечләрен, хуҗалык җитәкчеләрен "Уңышлы старт" программасы белән таныштырды. Яшь бозауларны тәрбияләүгә, гомумән, мөгезле эре терлекләрнең сәламәтлегенә игътибарны көчәйтү кирәклегенә дә басым ясалды семинарда.

Семинарда катнашучылар "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы фермасының бозаулату, яшь бозауларны асрау һәм симертү бүлекләрендәге эшнең торышы белән таныштылар. Әйтергә кирәк, биредә биналар чиста, малларның утлыкларында азыклары бар, аслары коры. Семинар барышында хуҗалыкның эшчәнлеге уңай бәяләнде, шул ук вакытта кайбер кимчелекләргә дә игътибар бирелде. Аннан соң район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инженерлары "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркындагы техниканы төзекләндерү эшләре белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы