Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Техника караганны ярата

Авыл хуҗалыгы тармакларындагы үзйөрешле машиналарны, тракторларны, прицепларны һәм юл төзелешендәге башка төрле техниканы файдаланганда аларның техник яктан төзек булуы бик мөһим. Безнең районда бу эшнең ничек куелышын ачыклау максатыннан ТР "Гостехнадзор" идарәсенең Чүпрәле районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шәйхаттаровка мөрәҗәгать иттек.

-Илдар Иршатович, үзегез җитәкчелек иткән бүлекнең эшчәнлеге һәм бурычлары белән танышып үтик әле?

-Алдан шуны әйтим, үткән елның ахырына кадәр безнең идарә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгына карый иде. Татарстан Республикасы Президенты Указы һәм министрлар кабинеты карары нигезендә хәзер ул Татарстан Республикасындагы техниканың торышына күзәтчелек итү буенча Идарә итеп үзгәртелде. Исеме үзгәрсә дә максаты һәм бурычлары шул ук калды. Икенче төрле әйткәндә, кагыйдә буларак муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе белән килешенгән һәм ТР "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы тарафыннан расланган график нигезендә елга бер мәртәбә техникага техник карау үткәрәбез. Ул 1 февральдән 31 августка кадәр дәвам итә.Техник карауга 20 көн алдан аны үткәрү урыны һәм вакыты турында аларның хуҗаларына хәбәр итәбез. Һәр елның 1 февраленә кадәр техник карау графигы төзелә һәм ул республиканың "Гостехнадзор" идарәсе начальнигы имзасы белән раслана.

-График оешмаларның һәм предприятиеләрнең нинди үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелә?

-Әйтик агропромышленность комплексы хуҗалыкларындагы транспорт чараларына техник карау үткәрүне без 20 апрельгә, икенче төрле әйткәндә язгы кыр эшләренә кадәр төгәлләргә тиешбез. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда тракторларны һәм прицепларны төзекләндерү дәвам итә, берүк вакытта техник карауга да әзерлек күрелә. Апрель ае ахырыннан башлап, июнь башына кадәр оешмалардагы һәм предприятиеләрдәге техниканы тикшерәбез.

Шәхси транспорт чараларын авыл җирлекләре территориясендә карыйбыз. Гадәттә авыл җирлекләрендәге мондый чаралар үткәрү май һәм июнь ае урталарына кадәр бара.

-Техник карауның тәртибе һәм үзенчәлекләре белән дә танышыйк әле?

-Техник карау үткәндә тракторлар һәм аларның прицеплары колоннада, ягъни тикшерү пунктына чират буенча бер- бер артлы киләләр. Беренче чиратта техниканың тормоз системасы, идарә итү руле, тышкы яктырту приборлары, тәрәзә пыяласын чистарткычлар, тәгәрмәчләр, двигатель, муфта, кабинаның торышы, прицепның ян- як бортлары, габарит лампочкалары һәм тормоз системасы аеруча игътибарга алыначак. Тракторларның һәм прицепларның күпчелеге яңа түгел, шуңа күрә алар буялган да булырга тиешләр. Техник карау нәтиҗәләре буенча акт төзелә. Быел аның яңа формасы кулланышка кертелде, анда үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның ачыкланган кимчелекләре языла һәм кабат тикшерү үткәрүнең вакыты куела. Әгәр техника төзек икән, ул вакытта "талон-допуск" бирелә.

-Үз техникасын техник карауга китермәгәннәр белән эш ничегрәк тора?

-Үз вакытында техник карау үтмәгән транспортны файдаланган өчен закон алдында зур җавап бирергә туры киләчәк. ЮХИДИ, я булмаса "Гостехнадзор" хезмәткәрләре тарафыннан андый транспорт чарасының хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла, ә техникадан дәүләт теркәү билгесе алына.

Реклама

-Яңа техника алучыга нинди таләпләр куела?

-Беренчедән, үзйөрешле машинаны һәм аның документларын теркәү өчен биш тәүлек эчендә, ягъни "Транзит" билгесенең гамәлдәге срогы чыкканчыга кадәр безгә китерергә кирәк.

Чөнки, теркәү кагыйдәләрен бозган өчен дә административ җавапка тарту каралган. Техника чарасы хуҗасының теләге буенча урынга барып та техник карау үткәрәбез. Сүз уңаенда шуны да искәртим, транспорт сатып алу вакытында барлык документларның да төгәл рәсмиләштерелүенә инаныгыз.

-Кышкы моточаралар да сездә теркәләме?

-Әйе, "Снегоход" дип аталган транспортны да без теркибез. Татарстан Республикасы буенча "Гостехнадзор" идарәсе начальнигының быелның 30 январендагы 7 номерлы боерыгы буенча 20 февральдән 5 мартка кадәр "Снегоход" операциясе игълан ителде. Безнең районда андый транспортлар күп түгел. Шуңа да карамастан, теркәү үтмәгән мотосы булган кешенең кичекмәстән "Гостехнадзор"га мөрәҗәгать итүен сорыйбыз.

-Аннан соң тракторчы-машинист таныклыгын бирүдә бик еш үзгәрешләр булып тора. Хәзер аның тәртибе ничек?

-Бүгенге көндә 10 һәм аннан да артык ел кулланышта булган таныклыкларны алмаштырабыз. Дөрес, таныклыклар бланкында үзгәрешләр бар. Элек, "А" категориясе юлсыз йөрүче мототранспорт чараларын идарә итүгә рөхсәт бирә иде, ә хәзер исә әлеге категория үзе дә дүрт категориядән тора. А (1) категориясе, мәсәлән, мототранспортларны идарә итүгә хокук бирсә, АII, АIII һәм АIV категорияләре автомототранспорт чараларының максималь авырлыгыннан һәм йөртүче урыныннан тыш ничә утыргыч урнаштырылуына карап идарә итүгә рөхсәт бирә. "С" категориясе машина двигателенең куәте 110,3 кВт ка кадәр булганда идарә итү хокукын бирә, элек ул 77, 2 кВт ка кадәр генә иде. Ә "D" категориясе белән хәзер 110, 3 кВттан да куәтлерәк двигательле машинаны идарә итәргә мөмкин. Элек ул 77, 2 кВт кына иде. Шулай ук ел дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә профилактикалау максатыннан "Трактор", "Прицеп" һәм "Комбайн" операцияләре дә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы