Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татар Шатрашанын ташу сулары куркытмас

Гомер- гомердән районыбызның Мунчәли һәм Татар Шатрашаны авылларын язгы ташу вакытында су басу куркынычы бар иде.

Мондагы халык һәр язны ут йотып каршы алды. Сер түгел, язгы ташу һәр елны була торган күренеш һәм анардан берничек тә котылып булмый. Ташудан куркырга түгел, аңа әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә бөтен службаларның игътибары әлеге торак пунктларга юнәлтелде. Кайбер елларда су басу нәтиҗәсендә мондагы халыкның һәм мал- туарның бер өлешен көймәләр ярдәмендә эвакуацияләргә дә туры килгәләде. Авыл урамнары язгы сулар белән бүленеп кала иде. Ташу суы йорт- җирдәге корылмаларга, өйләргә керде. Бу мәшәкатьләрдән котылу өчен кайбер гаиләләр үз өйләрен авылның башка урамына күчереп тә салган. -Безнең авыл күпне күрде инде. Яз җиткәч ташу суының күтәрелүен тәүлек буе күзәтәбез. Чөнки кайбер елларда кинәт су күтәрелеп китү сәбәпле зур зыяннар күрергә дә туры килде,- ди авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйков. -Без инде гадәттәгечә һәр елны ташуларга әзерләнеп торабыз.

Менә бу болынлыклар су астында кала. Бәлки мондый эшләрдән соң су басу булмас. Хәлебезгә кергән өчен барлык җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсебез килә,- ди бер апа. Бүгенге көндә әлеге авылны ташу суыннан саклау буенча зур эшләр бара. Авыл аша агучы Зур Якла елгасын ике чакрымга якын озынлыкта киңәйтеп һәм тирәнәйтеп казу оештырылган. Елганың боргаланып аккан урыннары турайтыла. Моның өчен республика бюджетыннан 9 миллион 970 мең сум акча каралган. Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән "СК" Созидание" җәмгыяте механизаторлары 850 метр озынлыкта эшне башкардылар да инде.

-Безгә бу ай беткәнче эшне тәмамларга задание бирелде,- ди экскаваторчы Газинур Якупов. Исегезгә төшерәбез, Мунчәли авылында да мондый эшләр үткәрелгән иде, Буштөрле елгасы 1972 метр озынлыкта казылды. Аның өчен республика бюджетыннан 4 миллион 300 мең сум акча тотылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ташу сулары