Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанның яшь варислары

2013 ел-Татарстан балалар хәркәте өчен истә калырдай, юбилейлы ел. Быел 5 июльдә Татарстан пионерлар оешмасы оешуга 90 ел тула.

Әлбәттә, әлеге хәрәкәт яшь буын күңелендә әлләни хисләр уята дип булмый, әмма өлкәннәребез, урта яшьләрдәгеләр шушы чор тәрбиясен үткәнлекләре белән горурланып яшиләр. Ни генә булмасын, тарих битләре 19 майны Пионер оешмасының туган көне буларак билгеләп үтә.

Бүген пионерлар оешмасы хәрәкәтенең дәвамы булып Татарстан варислар берлеге тора. Ел саен әлеге көн кысаларында мәктәп укучылары варислары сафына кабул итү анты тапшыралар. Быел да 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларының (барлыгы 56 укучы) әлеге берлеккә тантаналы шартларда керү вакыйгасы билгеләп үтелде.

Тантанада укучылар, аларның әйдәманнары, өлкән варислар, педагог-оештыручылар, сыйныф җитәкчеләре катнашты. Бәйрәм шигырь һәм җырлар белән үрелеп барды. Яшь варисларга галстуклар бәйләнде.

Чарада чыгыш ясаган мәктәп директоры Резидә Хуҗиева, пионерлар хәрәкәте ветераны Венера Фәхретдинова яшь варисларга котлау сүзләрен җиткерделәр.

-Нинди генә чор булмасын, бүген пионер оешмасының дәвамчылары булып сез торасыз. Герой-пионерлар кебек сезнең дә курку белмәс, Ватанны яратучы, илебезнең лаеклы шәхесләре булып үсүегезне телим. Иң мөһиме укуыгызда уңышлар, кызыклы мәктәп, яшьлек еллары телим,-диде Венера Фәхретдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев