Татарстанда “Безнең хөрмәтле ветеран” социаль-гуманитар проекты старт алды
Татарстанда "Безнең хөрмәтле ветеран" республика социаль-гуманитар проекты старт алды. Әлеге проект "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Ак Барс Мед" иминиятләштерү компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла.
Проектның максаты булып, Бөек Ватан сугышы ветераннар өчен сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, андагы палаталарда уңайлыклы мохит тудыру тора.
-Район үзәк хастаханәсендә терапия һәм хирургия бүлекләрендә ветераннар өчен уңайлыклар булдырылган палаталар бар. Анда телевизор, кирәкле беренче предметлар барысы да урнаштырылган,-ди район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Илгизәр Хөснетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев