Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда скандинавия йөрүе популярлаша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2017 ел Травматизмны һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау елы буларак игълан ителүе турындагы указга кул куйган.

Бу турында 18 апрельдә журналистлар белән ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин игълан итте.

Экспертлар исәпләвенчә, остеопороздан дөньяда һәр өч секунд саен бер сөяк сыну очрагы теркәлә икән. 50 яшькә җиткән һәр өч хатын-кызның һәм һәр биш ир-атның берсе үз гомерләрендә остеопороздан сөяк сынуны кичерә. Бүген, республика клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мәгълүматлары буенча, өлкән яшьтәге кешеләр арасында бот сөяге сыну очраклары 80 процентны тәшкил итә. Татарстанда 870 мең өлкән яшьтәге кешегә 800 сөяк сыну очрагы туры килүе теркәлә. Шуңа да Адел Вафин өлкән яшьтәге кешеләрне скандинавия йөрүе белән шөгыльләнергә чакырды. Аның билгеләвенчә, скандинавия йөрүе сөяк тукымалары авыруларын һәм сөяк сынулардан профилактикалауда менә дигән чара икән. Ул хәтта үзе белән скандинавия йөрүендә кулланылучы таяклар да алып килгән иде.

-Спортның әлеге төре белән шөгыльләнгәндә безнең организмдагы мускулларыбызның 90 процентка якыны хәрәкәткә киләчәк. Скандинавия йөрүе популярлаша бара. 2017 елның символы булып та скандинавия йөрүендә кулланылучы таяклар булырга тиеш. Алар, әлбәттә, култык таякларыннан әйбәтрәк,-диде ул үз чыгышында.

Вафин билгеләвенчә, 2016 елда травмалар алу нәтиҗәсендә алынган больничныйларны түләүгә Татарстанда 2,5 миллиард сум акча сарыф ителгән. "Травматизм- ул сәламәтлеккә генә түгел, икътисадка да нык зыян сала",-ди ул. Шуңа да үз сәламәтлегеңне һәм дәүләтнең больничныйларга, даруларга тотылачак акчаларын саклау максатында Адел Вафин бар кешене дә спорт белән актив шөгыльләнә башларга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скандинавия йөрүе травматизм