Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татар яшьләре Корбан ашында

Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм "Ихлас" мөселман яшьләре хәрәкәте "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Корбан ашы уздырды.

Әлеге чарада бөтен республикадан 500дән артык татар яшьләре катнашты. Алар арасында республиканың яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре, мәдрәсә шәкертләре, Казанның югары уку йортлары студентлары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм "Ихлас" мөселман яшьләре хәрәкәте активистлары, балалар йортлары һәм татар гимназияләре укучылары бар иде.

Корбан ашы-беренче чиратта Татарстан яшьләрен берләштерү, халкыбызның матур дини гадәтләрен яшьләр арасында тарату һәм хәйрия максатыннан үткәрелде.

Әлеге күркәм чарада безнең районнан да Бөтендөнья татар яшьләре форумының Чүпрәле районы бүлеге вәкиле Ильмир Измайлов җитәкчелегендәге делегация катнашты (рәсемдә). Делегация составында V Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегаты, Башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлегенең әйдәп баручы белгече Зөлфәт Сәгъдеев һәм активист яшьләрдән Альберт Мөхәрәмов һәм Ренат Хәйретдиновлар да бар иде.

Мәҗлес вакытында республикабызның абруйлы имамнары тарафыннан Коръән, вәгазьләр укылды. Бәйрәм чарасында кызыклы дини программа да әзерләнгән иде. Мөнәҗәтләр, хәдисләрне, татар тарихын һәм исламга кагылышлы фактларны белү буенча викторина уздырылды. Районыбыздан барган яшьләр сорауларга иң күп һәм дөрес җаваплар бирделәр һәм истәлекле бүләкләр алып кайттылар.

Бәйрәм дини һәм эстрада җырлары белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм ахырында Бөтендөнья татар яшьләре җыены рәисе Тәбриз Яруллин әлеге чарада катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә без, яшьләрне, бердәм булып, аралашып яшәргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр җыены