Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татар Бизнәсе авылы халкы бәйрәм итте

Район авылларында кече туган ил бәйрәмнәре уздыру күркәм гадәткә әверелде. Менә быел да әлеге гадәткә кайсылары яңа кушылды, ә кайсылары инде аны дәвам иттерде. Әйтергә кирәк, беренчеләрдән булып, мондый төрдәге бәйрәмнәрне башлап җибәрүчеләрнең берсе Татар Бизнәсе авылы. Быелгысы исә биредә юбилейлы-биш еллык датага багышланды.

Һәр яхшы ниятнең дә үз башлап йөрүчесе була. Татар Бизнәсендә ул шушы авылда туып-үскән, Казан шәһәренең 18нче хастаханә табибы Рөстәм Бакиров исеме белән бәйле. Барлык якташлары кебек үк, Рөстәм әфәнде кече авылларны саклап калырга, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яңартырга, үсеп килүче буында авылга, табигатькә карата мәхәббәт, җирдәге хезмәткә хөрмәт тәрбияләү максаты белән яши. Исегезгә төшерәбез, аның җитәкчелегендә шулай ук, беренчеләрдән булып, авылның кешеләрен, нәселләрен барлаган, авыл тарихын туплаган китап та нәшер ителде.

Быелгы бәйрәмнең үзенчәлеге булып, мәйдан уртасыннан авылның күркәм нәселлләре олысыннан алып, бала-чагасына кадәр җигүле атларга утырып әйләнү торды. Борынгы бабаларыбыз киемнәреннән киенгән аксаклллар Татар Бизнәсенең килеп чыгышын, бирегә килеп урнашкач, аңа башлап Би Үзәне дип атама кушылуы хакында бәян иттеләр. Соңрак исә халык телендә үзгәрешләр кичереп, ул Бизнә дип йөртелә башлый.

Татар Бизнәсе авылы халкын район башлыгы Александр Шадриков һәм республиканың мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре, язучылар, шагыйрьләр сәламләде, бүләкләр бирделәр. Рөстәм әфәнде Бакиров исә авылда яшь буын арасында милли мәдәниятне үстерү нияте белән гармунчы, мөгаллим Рәшит Айсинга гармун тапшырды.

Сәхнә түрендә авылның өлкән буын вәкилләре-шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мәгәфүрә апа Сәлахетдинова, сугыш һәм хезмәт ветераны Лотфулла Айнетуллов, авыруларга савыгырга булышучы шифалы кул иясе Җәмилә ханым Мөдәррисова хөрмәтләнде. Бу көнне, шулай ук,хуҗалыкта хезмәт куючы алдынгыларга, механизаторларга, сыер савучыларга, терлек караучыларга "Березка" җәмгыяте директоры Рәфәгат Алиуллов рәхмәт сүзләре әйтте, акчалата бүләкләр тапшырды.

Татар Бизнәсе апвылының үсеп килүче буыны да онытылмады. Быел әлеге авылдан беренче сыйныфка 4 укучы бала мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Сабыйларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында кирәк-яраклар тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылды.

Авыл халкы, балалар да тырышканнар, матур милли киемнәрдән килеп, тамашачыларны күңелле биюләре һәм җырлары белән сөендерделәр. Бәйрәм ярышларында катнашырга теләүчеләр бик күп булды. Көчлеләр мәйданда көрәште, җитезләр, өлгерләр, кыскасы һәркем үзенә ошаган ярышны сайлады.

Бәйрәм әле моның белән генә тәмамланмады. Өйлә намазыннан соң, Татар Бизнәсе авылы һәм кунаклар өчен корбан ашларыннан авыз итте, илгә-көнгә бәрәкәт, иминлек теләп дога кылды.

Чарада катнашучылар мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә оештырылыр һәм бу кече авылларны яңартуга лаеклы өлеш булыр, дип өметләнүләрен белдерделәр.

Рәфик Галиев, Чувашиянең Татар Әсәне авылыннан:

-Без үзебез Тюмень якларыннан кайтып урнаштык. Тумышым белән Татар Әсәне авылыннан булсам да, күбрәге үземне Чүпрәле кешесе итеп тоямын. Менә шундый татар рухы, миллилек сакланган бәйрәмне уздырып, аның башында йөрүче шәхесләрне хөрмәт итәм. Бирегә килүемнең сәбәбе дә шуңа бәйле, әфәрин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл көне бәйрәм