Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Тамчы” лагерында рәхәт

Менә балаларның күптәннән көтелгән каникуллары килеп җитте.

Һәр бала каникулны ничек үткәрәсен алдан ук уйлап куя. Кайбер балалар шәһәрләргә бару турында хыялланалар, кайберләре аны мәктәп яны лагеренда үткәрергә телиләр.

Әлеге уңайдан Татар Бизнәсе башлангыч мәктәбе каршында "Тамчы" балалар ял итү лагере оештырылды. Ул 1 июньнән 15 баланы кабул итеп, бүгенге көндә үзенең эшен дәвам итә. Лагерьның программасы алдан ук төзелеп расланып куелды. Лагерьдагы һәр көн аерым бер исем астында балалар өчен мавыктыргыч экскурсияләр, сәяхәтләр, төрле викториналар, бәйгеләр белән үрелеп алып барыла.

2012 ел - Татарстада "Тарихи-мәдәни мирас елы" икәнен дә искә алып, балаларга авылыбызның тарихы, борынгы Екатерина юллары, элеккеге кыска юлдан район үзәгенә бара торган урамнар буенча сәяхәтләр ясыйбыз. Лагерьның төп максаты да - үсеп баручы буынга патриотик тәрбия бирү. Татар халкының традицияләре, үткәне, хәзергесе укучыларга кызыклы итеп, уеннар аша, үзләренең күзәтүләре, исбатлаулары аша бирелә.

Реклама

Сәламәтлекне саклау: дөрес кызыну, урман бетләреннән, бөҗәкләрдән саклану кебек темаларны үз эченә алган әңгмәләрдә балалар бик теләп катнашалар.

Ике тапкыр тәмле кайнар ризык ашау, витаминлы чәйләр, яшелчә, җиләк-җимешләр белән туклану балаларга аеруча ошый.

Мәктәп яны лагерында укучылар рәхәтләнеп, теләп ял итәләр, яңа уку елына сәламәтлекләрен ныгытып, яңа көч энергия туплыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2012