Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Тәмәке тартмаска дигән закон бар

Бүген кая карасаң да, ире-хатыны тәмәке көйрәтә. Әлеге күренеш ямьсез булу өстенә зыянлы да. Чөнки тирә-юньдәге шушы төтенле һаваны бала-чага, өлкән яшьтәгеләр дә суларга мәҗбүр. Ә табигатькә китерелгән зыян санап бетергесез.

15 ноябрьдән кабул ителгән закон нигезендә, иҗтимагый урыннарда тәмәке тарткан өчен 1000-1500 сум штраф түләргә туры киләчәк.

Закон иҗтимагый урыннарда тәмәке тартуны гына түгел, ә балигъ булмаган яшүсмерләрне әлеге тискәре гадәттән аралауны да күздә тота. Әйтик балигъ булмаган яшүсмерләргә тәмәке саткан өчен 8000-10000 сумга кадәр штрафка тарту каралган. Ә сәүдә ноктасының бөтен тәмәке продукциясе бу очракта конфискацияләнәчәк. Юридик затлар өчен закон нигезендә тагын да зуррак штрафлар каралган-80-90 мең сумга кадәр.

Билгеле, тәмәке көйрәтергә яратучылар законның бу кадәр кырыслыгы белән килешмәскә дә мөмкиннәр. Әмма әлеге килешмәүчәнлекне җәмәгатьчелеккә белдергән очрак та 2000-8000 сумга төшәчәк.

Илгизәр Хөснетдинов, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары:

-Табиб буларак бу законга карашым бик уңай. Моннан тыш, без хастаханәдә авыруга тәмәке тартмаска киңәш бирәбез. Бу беренчедән, дәвалану нәтиҗәсен дә арттыра. Икенчедән, кешедә тәмәкегә бәйлелекне киметә. Хастаханәдә тәмәке тарту өчен урыннар булдыруны, гомумән, кирәк, дип санамыйм. Әйткәнемчә, тәмәке тарту авыруның хәлен авырайта гына.

Җәмил Шәрәпов:

-Закон кабул ителүе бер яктан файдалы булса, икенче яктан көненә күпләп тәмәке көйрәтүчеләргә аеруча кыенга туры килә. Моның да бер куанычлы ягы бар, гомере буе тәмәке тартканнар өчен ташлау мөмкинлеге туа. Шәхсән үзем дә тартам, ниһаять, начар гадәттән арынырмын дип уйлыйм, чөнки моны хәзер закон да таләп итә ич.

Район эчке эшләр бүлегенә шалтыраткач, иҗтимагый урыннарда тәмәке тартучыларга карата протаколларның әлегә юклыгы хакында әйттеләр.

Закон үтәлергә тиеш инде ул. Бу очракта кешенең үзаңы да үзгәрсен иде, билгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке иҗтимагый урыннарда тәмәке тартмаска