Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Табигатькә сакчыл караш

Республикада агымдагы Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына мәктәпләрдә "Чисталык дәресләре" үткәрү белән старт бирелде.

16 январь көнне мондый дәресләр республиканың 200 мәктәбендә үтеп, тыюлыклар темасын яктыртты. Әлеге зур күләмле акцияне колачлаган дәресләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм табигатьне саклау өчен җаваплы булган оешмалар, прокуратура органнары, җәмәгать оешмалары, мәгариф бүлеге вәкилләре катнашы белән үтте. 2013 елда мондый дәресләрне кварталга бер тапкыр уздыру каралган.

Бу көнне район мәктәпләрендә дә "Чисталык дәресләре" актив төстә оештырылды.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе актлар залында үткән дәреснең темасы "Тирә-як мохитне чүптән саклыйк!" дип исемләнгән иде. Аны биология укытучысы Резидә Җәббарова алып барды (рәсемдә). Дәрес барышында илебезгә ел саен чыгарылучы чүп-чар күләме, аларның тирә-як мохиткә китергән зыяны хакында сөйләнде. Ел саен бер кеше исәбенә 300 кг., ел дәвамында исә 40 млн. тонна күләмендә чүп җыела, җирнең 2 гектарга якыны шушы чүпләрне туплауга китә. Иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып чүп-чарларны төркемләү тора. Чит илләрдә әлеге юнәлештә эшчәнлек җайлаштырылган, ә менә бездә әлегә чүпне аеру, икенчел чималга тапшыру буенча проблема саклана.

Дәрес барышында, шулай ук, укучылар презентацияләре дә тыңланды. Резидә Җәббарова тыюлыклар, аларны саклау хакында, мәктәп яны тәҗрибә участогы турында да сөйләде, аеруча республикадагы Идел-Кама һәм райондагы тыюлыклар турында фикер алышулар булды, сорауларга җаваплар эзләнде.

Иске Шәйморза урта мәктәбендә "Туган ягым яшел бишек", "Чисталык-сәламәтлек нигезе" темаларын яктырткан дәресләрдә Буа районыннан экология идарәсе вәкилләре катнашты. Дәресләрнең беренчел максаты булып, укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, тирә-як мохитне саклау торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экология