Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1943 елда 17 яшьлек Карип абый Камалиев сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч афәт булуына төшенә

Дәһшәтле сугыш еллары ераклашкан саен анда катнашкан сугыш ветераннарыбыз да сирәгәя. Чүпрәле районында да аларның кызганычка каршы, саны нибары 42 әү генә калды.

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова хөрмәтле ветераннарыбызның берсе Зур Чынлы авылында яшәүче Карип Шиһабетдин улы Камалиев янында булдылар.

Зур Чынлы авылында бүгенге көндә ике ветеран яши. Карип абый 1926 елның 27 октябрендә дөньяга килә. "Сугыш башланды" дигән коточкыч хәбәрне ишеткәндә аңа 15 яшь кенә була. Бу вакытта яшүсмер әлеге сүзнең нинди коточкыч мәгънәгә ия булуын да аңлап бетерә алмый. Әле яңа гына җиденче сыйныфны тәмамлаган егет Тәтештәге агрономнар әзерләүче авыл хуҗалагы мәктәбенә юл ала. Биредә ул ике ел укып белем алгач, Буденный районы машина-трактор станциясенә агроном итеп билгеләнә. Ул вакытта әлеге район составында җиде колхоз исәпләнә. Авыл халкы "Барысы да фронт өчен" дип көн дими, төн дими көч түгә. Яшь белгеч булып кайткан Карип та тотрыклы ашлык үстерү өчен барысын да эшләргә тырыша.

1943 ел... 17 яшьлек Карип нәкъ менә шушы елда сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч афәт булуына төшенә. Хәрби комиссариатка чакырып, аларны Мәскәү өлкәсендәге Покров шәһәрендә урнашкан кече командирлар әзерли торган полк мәктәбенә җибәрәләр. Укулар нибары берничә айга гына сузыла һәм алар сугышның иң кызган чагы 3нче Белоруссия фронтына озатылалар. Беренче "Кыюлык өчен" медален ул Минск шәһәрен дошманнардан азат иткәндә ала. Кенисберг шәһәрен азат иткәндә сугышчан батырлык өчен IIIдәрәҗә "Дан" ордены белән бүләкләнә. Сугыш тәмамланганнан соң да әле Карип абый Портартур шәһрендә алты ел хезмәт итә. Туган йортыннан 1943 елда чыгып киткән Карипка анда 1951 елда гына кайтырга насыйп була.

Бүгенге көндә Карип абый тормыш иптәше Фидария апа һәм балалары янәшәсендә гомер кичерә. Агымдагы елда алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Үзләре дә гомер буе, хуҗалык эшендә кайнап, алар алты балага дөньяның матурлыгын күрергә, хезмәтнең тәмен белергә өйрәтеп үстерәләр. Шуңадыр да авылда дүрт балалары төпләнеп, туган җирләренә хезмәт итүне кулай күргәннәр.

Карип абый бүген дә сугыш сүзен ишеткәч, аны тыныч кына уздыра алмый, күзләре шул минутта ук яшьләнә. Инде сәламәтлек ягы да бик үк мактанырлык түгел, шулай да әле күңеле белән ул 1945 елдагы Җиңү көнен ашкынып көтә. -Авылда узасы бәйрәмгә дә бик чыкмакчы,-ди улы Илдар.

Хөрмәтле ветеранны бәйрәм белән котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Җәлалов һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова изге теләкләрен юлладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Үзара җылы әңгәмә мул табын тулы чәй артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш ветераннары