Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Суга да лимит кертеләчәк

Елның соңгы кварталына да аяк бастык. Ел тәмамланып, яңасы башланыр алдыннан халык, гадәттәгечә борчылып, яңалык-бәяләр артуын көтә...

Россиядә киләсе елдан электрга социаль нормалар кертергә җыенулары турында газетабызның алдагы саннарының берсендә хәбәр иткән идек инде. Инде менә электр энергиясе артыннан суга да лимит кертмәкчеләр. РФ Хөкүмәте карамагындагы торак сәясәте һәм ТКХ буенча советның эш төркеме җитәкчесе Елена Солнцева журналистларга шулай дип белдерде. Суга социаль нормалар билгеләү турындагы документ әлегә эшләнеп кенә килә, шунлыктан төгәл саннар турында сөйләргә иртәрәк. Әмма бу нормалар да утка кертелгән лимит принцибыннан чыгып исәпләнер дип көтелә икән. Ягъни, һәр төбәк куллану статистикасыннан чыгып, җан башына сарыф ителергә тиешле су нормасын билгеләячәк. Ул норма өчен социаль (әзрәк) бәя куелачак, ә нормадан артыграк кулланылган су өчен кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк. Елена Солнцева әйтүенчә, әлеге система кешеләрне суны сак кулланырга өйрәтәчәк. Хәзер бездә колонкалардан кертелгән су өчен һәр йортка, фатирга яисә оешмага куелган счетчик күрсәткечләре буенча түлиләр. Ә счетчик куелмаган йортларда су өчен гомуми нормативтан чыгып түләү каралган- йортта күпме кеше яши, кулланылган су барысына да тигез бүленә. Киләчәктә техник мөмкинлек була торып та, йортларында суга счетчик куйдырмаган кешеләргә су өчен кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк. Җитмәсә, алар өчен суның нормадан арткан бәясе артканнан-арта барачак. Ягъни утка һәм суга социаль нормативлар кертү халык счетчиклар куйдырсын өчен дә эшләнә. "Без бу нормативларны социаль гаделлек урнаштыру, һәркем үзе өчен генә түләсен, ә күршесе өчен дә түләмәсен өчен кертәбез", диләр документны эшләүчеләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Суга лимит