Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә тагын ике спорт мәйданчыгы-Алешкин-Саплык авылында һәм Кече Чынлыда ачылды

Чүпрәледә тагын ике спорт мәйданчыгы ачылды. Бу юлысы әлеге корылмаларның бәхетле ияләре булып Алешкин-Саплык һәм Кече Чынлы авылы халкы тора.

Мәйданчыкларның тантаналы ачылышы бүген Республика һәм Чүпрәле районы оешу көнне узды. Шатлыклы чара белән ике авыл халкын да район башлыгы Александр Шадриков, Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарә җитәкчесе Валерий Кандилов һәм Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рәшит Гафиятуллин котлады.

"Бердәм Россия" партиясенең теләктәшлеге белән республика программасын тормышка ашыру кысаларында быел районда җиде спорт мәйданчыгы төзү планлаштырылган. Шуның икесе Физкультурачылар көнендә ачылды, бүген менә тагын икесе файдалануга тапшырылды.

Республика көне белән котлап, Валерий Кандилов, Татарстаннның Россия Федерациясе субъектлары арасында лидер булуын ассызыклап үтте. Республикада халыкның тормыш рәвеше сыйфатлы булсын, тагын да яхшырсын өчен күп эшләр алып барыла, әлеге спорт мәйданчыклары төзелеше дә шуларның бер өлеше булып тора.

-Үткән ел Алешкин-Саплык авылында 1 сентябрь -Белем бәйрәмендә катнаштым. Бер ел эчендә авылының социаль-мөһим объектлар комплексына әйләнүенә шаккатмалы. Балалар бакчасы ачылган, мәктәпкә төзекләндерү үткәрелгән, юллар салынган, менә тагын спорт мәйданчыгы ачыла. Шәһәр тормышыннан бер дә ким түгел. Болар барысы да безнең киләчәгебезнең үсешен тәэмин итәчәк яшьләр өчен эшләнә. Республикабыз киләчәктә дә шулай үсештә булсын,-диде Валерий Кандилов.

-Балаларның буш вакытын үткәрү, ә иң мөһиме-спорт белән шөгыльләнү урыны булу бик әйбәт. Әлеге корылмалар спорт өлкәсендә уңышлар яулаячак булачак чемпионнарыбызның башлангыч мәйданчыгы булсын,-диде район башлыгы Александр Шадриков.

Рәшит Гафиятуллин да, шулай ук, мондый спорт белән шөгыльләнү урыннары булдырылу белән, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүчеләрнең саны артачагына өметен белдерде.

Мәйданчыкларны ачу тантаналары бик матур узды. Һәр ике авылда да укучылар флешмоб-биюләр әзерләгәннәр иде, спорт өлкәсендә уңыш яулаган спортчылары белән горурланып сөйләделәр алар. Кече Чынлы авылының спорт өлкәсендә, аеруча көрәш буенча мактанырлыгы шактый бар.

Динар Хөснетдинов:

-Мин кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнәм, башкаларга да сәламәт тормыш рәвеше алып баруны киңәш итәм. Монда килгәч, барлык балалар да вакытларын файда белән үткәрәчәгенә шигем юк, рәхмәт җитәкчеләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт мәйданчыклары