Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сөтнең бәясе бар

Әледән-әле явып торучы яңгырлар кыр эшләренә комачау итсә дә, район хуҗалыкларында һәм агрофирма филиалларында терлек азыгы әзерләү-силос салу һәм шикәр чөгендере уңышын җыеп алу эшләре дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча шикәр чөгендере культурасы 521 гектар мәйданда җир өстенә казып чыгарылган һәм барлыгы 20319 тонна татлы тамыр кагатларга салынган. Һәр гектардан уртача 390 центнер уңыш чыга.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 377 гектар мәйдандагы 16263 тонна татлы тамыр казытып алынып, кагатларга салынган һәм аларны кабул итү пунктларына озату эшләре дәвам итә. "Цильна" җәмгыятендә 102 гектар мәйдандагы 5100 тонна шикәр чөгендере кабул итү пунктларына озатуга әзер.

Бүгенге көндә район терлекчеләре көн саен 62,8 тонна сөт җитештерәләр. Бер сыерга туры килгән уртача савым 13,5 килограммны тәшкил итә.

Шушы көннәрдә ТР Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә республикада сөт җитештерү турында сөйләштеләр. "Үтеп бара торган ел коры булды, һәм бик зур табыш булыр дип көтеп булмый. Бу очракта сөт акчалата керемнең һәм табышның төп чыганагы",-дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Марат Әхмәтов сүзләренчә, урып-җыю эшләре төгәлләнгәннән соң, бу мәсьәлә буенча "бөтен җирдә мобильләшергә" кирәк. Ә инде терлекчелекнең ел буена табыш китерүче тармак булуын да исәпкә алсак, хуҗалыклар һәм җәмгыятьләр җитәкчеләренә, белгечләренә терлекчелек тармагына карата әлегә кадәр яшәп килгән карашны тамырдан үзгәртү таләп ителә. Соңгы вакытта сөт бәясенең артуын һәм югары сортлы сөт сату нәтиҗәсендә субсидия бирелүен дә онытмыйк.

"Сөт белән шөгыльләнергә кирәк, бигрәк тә мондый бәя булганда",-дип билгеләде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге шартларда сөтнең керем чыганагы, авыл халкы иминлегенең нигезе булуын әйтте. Ул шулай ук муниципалитет башлыкларын һәм авыл халкын активлыкка чакырды. "Авыл җитди мөнәсәбәтне таләп итә",-диде ТР Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы