Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сөт – табыш чыганагы

Бүгенге көнгә район буенча 50,7 тонна сөт савыла. Бу үткән елгы күрсәткечтән 2181 килограммга артык. Бер сыерга уртача 12,7 килограмм продукция туры килә. Әлеге күрсәткеч үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 200 граммга артыграк.

Хәзерге вакытта маллар көндезләрен ачык һавада йөртелсә, төннәрен фермаларга кайтарыла. Быел азыклар мул итеп әзерләнде, башка еллар белән чагыштырганда, аның сыйфаты да күпкә яхшырак. Әмма, барлык мөмкинлекләр булуга да карамастан, сөт җитештерү күләме әлләни мактанырлык түгел, түбән дәрәҗәдә кала бирә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 22 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, "Цильна" хуҗалыгы эшчәннәре елдагыча алдынгы урыннарда баралар. Биредә бер сыерга уртача 23 кг. сөт савыла. Әмма, шул ук вакытта, мөмкинлекләр һәм шартлар бер үк төрле булуга да карамастан, "Шәйморза" хуҗалыгында әлеге сан 7,7 килограмм-ны гына тәшкил итә. "Чүпрәле-Азык" җәмгыятендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Биредә бер сыерга 8,6 килограмм сөт савалар. Бу сан уртача район күрсәткеченнән дә түбән.

Реклама

Хәзерге вакытта шикәр чөгендереннән кала, барлык кыр эшләре дә төгәлләнде. Бар игътибарны терлекчелек тармагына юнәлтеп, сөт җитештерү күләмен арттыру-хуҗалык җитәкчеләре, җаваплы белгечләр, терлекчеләр алдында торган мөһим, көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.

Шушы көннәрдә "Оллтек" компаниясенең техник директоры, биологик фәннәр докторы, профессор Ли Виталий Ден-Хакович һәм әлеге компаниянең белгечләре хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча урынбасарлары, белгечләр, зоотехниклар белән очраштылар. Очрашу барышында алынган теоретик белемнәр "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Зур Аксу филиалында практик укулар белән ныгытылды. Биредә төп игътибар яшь бозауларның сакланышына, малларны ашату мәсьәләләренә юнәлтелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X