Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сөт сатам, кем ала?

Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату өчен район үзәгендәге "Универмаг" кибетенең 2нче катында кече базар эшли башлады.

Әйтергә кирәк, әлеге базарны булдыру хакында күптәннән фикер йөртелә иде. Иң беренче чиратта ул район үзәгендә яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып эшләнде. Чөнки элек еллар белән чагыштырганда бүген районда сыер асраучылар, гомумән, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык. Шуңа да ит, сөт, каймагын һәм башкасын сатып алу зур проблемага әйләнеп бара.

Сүз дә юк, кибетләрдән, бармак белән генә санарлык булса да аерым хуҗалыклардан, әлеге продукцияләрне сатып алып була. Әмма кибеттә ул һәрчак сыйфатлы булмаска, берәмтекләп санаган хуҗалыкта бар кешегә дә җитмәскә, яисә теләгән вакытта булмаска мөмкин. Гомумән, саный китсәң, сәбәпләре бик күпкә җыела.

Ни генә булмасын, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ беркайчан да кимемәде һәм кимемәячәк тә. Шуңа да әлеге юнәлештә шартлар булдыру мәсьәләсе каралды.

Кече базарны ачуда катнашкан җитәкчеләр беренче адым ясалганлыгын искәртеп, киләчәктә биредә сатучылар, продукция җитештерүчеләр өчен шартлар тудыру, лаборатория тикшерүләре үткәрүне, тиешле җиһазлар булдыру хакында фикер алыштылар. Шулай ук, халык ихтыяҗын исәпкә алып, биредә яшелчә-җимеш, бәрәңге, мәтрүшкә, себерке, йорт кирәк-яраклары һәм башка продукцияләрне сату мөмкинлеген булдыру турында да сөйләштеләр.

Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов кече базарда продукциясен сату итәргә теләгәннәргә 2-31-51, 2-26-94 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтеп үтте. Кече базар әлегә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә иртәнге 9.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр эшли, киләчәктә, ихтыяҗдан чыгып, көндәлек эш режимына күчү мәсьәләсе дә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кече базар