Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Солдат булу–егетлек дәрәҗәсе

Үзенә генә хас табигый гүзәллеге булган Татар Бизнәсе авылында туып үсә Илназ. Шушы төбәкнең саф һавасы, тәнгә сихәт, көч-кодрәт бирергә сәләтле чишмә суларының тылсымы тигән диярсең, балачактан ук физик яктан әзерлекле, нык ихтыяр көченә ия була ул.

Илназның әтисе Зөфәр:

-Мәктәптә тырышып, яхшы укыды. Авылда тугыз сыйныфны тәмамлагач, Буа ветеринария техникумына керде. Анда да уку алдынгысы булды,-ди улы турында.

Яшьтән спорт белән мавыгуы да ярап куя егеткә. Бигрәк тә татар милли көрәшен үз итә Илназ Тимербулатов. Үз үлчәү авырлыгында авыл яшьләре арасында аңа тиңнәр булмый. Район келәмендә дә бил алышып беренче урыннар яулый. Ватан алдындагы изге бурычны үтәргә вакыт җиткәч тә, бик теләп хәрби комиссариатка бара, медицина тикшерүен уңышлы үтә. Хыялы элиталы частьләрдә хезмәт итү була егетнең. Хәрби хезмәтне Ерак Көнчыгыштагы миномет частендә үтәргә туры килгәч тә, шатланып куя ул. Яшь сугышчы курсларын бик яхшы билгеләргә үтә, командирлар тарафыннан мактау сүзләренә лаек була. -Хәзер рәхәт бит инде, дистә меңнән артык ераклыкта булуга да карамастан атнага ике-өч мәртәбә улыбыз белән сөйләшәбез. Хезмәтеннән зарланмый, "катлаулы хәрби техниканы тиз үзләштердем, ашау- эчү яхшы, кәефләр нәкъ армиядәгечә" дип сөйли ди солдатның әнисе Фәния ханым.

-Авылда медицина хезмәтен башкаргач, барысының да ничек яшәвен күреп торасың бит инде. Илназ үтә дә тәртипле үсте, начар гадәтләре булмады, спортны яратты, армиядә хезмәт итү өчен шундый егетләр кирәк дип уйлыйм,-ди авыл фельдшеры Наташа Чичеровада.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 23 февральВатанны саклаучылар көне