Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сыерга мөгез кирәкми

Чираттагы семинар вакытында терлекчелек белгечләре "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Иске Кәкерле, Иске Ишле, Яңа Ишле филиалларында бу тармактагы эшнең куелышын карады.

Һәр яңалыкны онытылган искелек, дибез. Бу юлысы да авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязовның сыер, таналарга азыкны пешекләп, витаминнарга баетып бирергә кирәклеген сөйләвен ишеткәч, ирексездән, балачагым искә төште. Безнең йортта да сыер асрала иде. Кышын ул сыерга саламны ваклап, кайнар су белән пешекләп, шунда ук онын, тозын сибеп бирәләр иде. Үзенчә витаминлаштыру булгандыр инде ул. Ә агрофирмада, билгеле инде, он, су, тоз белән генә чикләнмиләр. Монда мал-туарга бирелә торган катнашма җом, тоз, монокальций, ваклатылган ылыс, циолит һәм башка шундый файдалы матдәләрдән әзерләнә. Сыер карынына ярымэшкәртелгән азык эләгә икән болай эшләгәндә.

Шуңадырмы, семинарга ныклап әзерләнүдәнме, бу филиалларда соңгы атнада сөт җитештерү күләме, узган атнадагыга караганда, 200 кг.га арткан.

Реклама

Тагын шунысы да бар, сыерларга мөгез дә кирәкми икән. Гомумән, сөтчелек көтүе дөньякүләм стандартлар буенча мөгезсез булырга тиеш, ди. Моның өчен тана бозауларның бер ай, ай ярымлык вакытында ук мөгез урыннары яндырыла һәм тиешле препаратлар белән эшкәртелә. Мондый хайван агрессив булмый, һәм мөгез үсешенә китә торган кирәкле витаминнар организмда кала дип аңлаттылар белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы

2
X