Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Шланга авылы буй җиткән, чәчәк кебек кызын - 17 яшьлек Альбинаны соңгы юлга озатты

Ул яшәргә тиеш иде әле... Уй-хыяллары, үзе яратып сайлаган һөнәр иясе булу өчен укуы бар иде. Күпме кешене елатып, әти-әнисен тирән хәсрәткә салып китте Альбина...

“Бигрәк кешелекле иде”

- Альбина Низамова безнең мәктәптә укыды. 2019 елда тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Сабыр, күркәм холыклы, тырыш укучы иде, -дип сөйли укучысы турында мәктәп директоры Фәрит Нәүметов .

Сыйныфларда, үзегез беләсез, яхшырак укучы укуда бераз “аксый” торганнарга булыша. Альбина да, нинди генә фәннәрдән булмасын, үзенең ярдәмчеллегеннән чыгып, сыйныфташларына да булыша иде. Белгәнен әйтә, кирәк булса язып та бирә. Мәктәптән тыш чараларның актив катнашучысы, кайвакыт оештыручысы да иде Альбина, Районнан, төрле конкурслардан грамоталар алып кайтты...

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган кызны тагын да укырга калырга кысталар да, инде үзенең нинди һөнәр иясе булачагында ныклы карары булган кыз Ульяновск шәһәрендәге медицина көллиятенә юл ала. Әти-әнисе үрнәгендә, һәр нәрсәгә үз көче белән ирешергә күнеккән Альбина көллияттә дә бик яхшы укый. Ульяновск белән Шланга авылы арасында әлләни ерак чакрымнар булмау сәбәпле, ике атнаның берендә авылга, әти-әнисе янына кайтып йөри. Йорт эшләрендә, өйдә  булыша.

- Хәвеф-хәтәр киләсен берни дә искәртмәде безгә, -ди Фәнис Низамов. – Балаларны һәр атна соңында көтеп алабыз. Альбинамны, әллә кыз булганлыктан, әллә ул киткәннән соң өй бушап калганлыктан, бигрәк сагына идем. Берәр атна кайтмый калса – күздән оча, “кайт инде, кызым, бу атнада”, дип шалтыратам. Бигрәк йомшак күңелле иде шул кызыбыз, әнисенә дә, миңа да гел яхшылыгы, нечкә күңеле белән булды.

“Кызыбызның йөрәге туктаган мәлдә, оныгыбыз дөньяга аваз салды”

Реклама

Соңгы арадагы кайтуларында Альбина биле, аркасы авыртудан зарлана. Авыл җирендә бит мең төрле эш-мәшәкать. Ата-ана да кызлары үзендә ниндидер чир йөртәдер дип уйламый да, бәлки авыр күтәргәннәндер, арыгангадыр, узар дип уйлый. Аннары соң бит, кыз яңа гына укырга урнашканда бөтен төр медицина тикшерүләре, комиссия узган, бер генә табиб та аңарда теге яки бу үзгәреш барлыгын әйтмәгән.

Авырту көчәйгәннән соң, түзәлмичә Альбина табибларга мөрәҗәгать итә. Алары исә аны Мәскәү госпиталенә юллыйлар. Умыртка баганасын чорнап үскән шешне шунда кисеп алырга тиеш булалар. Яшьлек дәрте ташып торган Альбина әти-әнисен гел юата. “Бар да яхшы булачак әти, елама, әнием дә янымда гел елап тора”, дип видеоязма җибәрә ул әтисенә.

9 сәгатьлек операция кичергән кыз аңына килә алмый. Табиблар әтисен Мәскәүгә чакырталар. Фәнис исә чынбарлык каршына килеп баскач, кызының инде бүтән булмаячагын аңлагач, түзәлми, егыла. Нәкъ шул вакытта, “Кызыгызның йөрәге  тибүдән туктады” дигән бер мәлдә, ата-анага уллары шалтырата: “Әти, оныгыгыз туды!” ди ул.

- Шул туачак баланы Альбинаның ничек көткәнен белсәгез, “кулыма алып, бер генә яратыр идем”, дия иде. Ничек шулай туры килде бит – бер кадерле кешебез җан бирде, оныгыбыз туды – Аллаһы Тәгаләнең безнең кайгыбызны шулай җиңеләйтергә теләве булдымы икән инде бу, - ди Фәнис, күз яшьләрен тыя алмыйча. - Бала үлеменнән дә  ачырак кайгы-хәсрәт юк, ди халкыбыз. Безгә шул кайгыны күрергә язды. Бөтен авыл килде, студент дуслары кайтты. Күз яшенең чиге булмады инде ул көннәрдә. Йөрәк ярабыз да тиз генә төзәлмәс. Төзәлсә әле. Кайгыбызны уртаклашкан авылыбыз халкына, дусларга, туганнарга, мәктәпкә, авыл җирлеге Советы, Башкарма комитетына, кызыбызның дусларына рәхмәт. Мондый хәсрәтләр беркемгә дә язмасын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев