Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сәүдә-күңел ачу үзәге төзелә

Районда сәүдә челтәре киңәя бара. Әле газетабызның үткән санында гына район үзәгендәге Дзержинский урамында "Сәүдә үзәге" төзелү турында хәбәр иткән идек. Хәзер сүзебез Техническая урамында төзелеп килүчесе турында.

Объектны сафка бастыруны үз өсләренә алган инвесторлар Альберт Хәйретдинов һәм Фәнис Хәйруллин белән объект янында күрештек. Бу урында "Магнит" кибете булачак, дип ишеткән идек инде. Дөреслектә "Магнит" әлеге зур комплексның ярты өлешен генә алып торачак, икән. 1350 квадрат метр мәйданны биләгән заманча бинада "Магнит"тан тыш "Альпари" көнкүреш химиясе, "Радиоэлектроника", "Савыт-саба", "Киемнәр", "Люстралар" һәм икенче катта Мәскәү базары" сату итәчәк. Гомуми бәясе 28 миллион сумны тәшкил иткән "Сәүдә комплексы" 30 га якын кешене эш белән тәэмин итәр дип көтелә.

-Бина заманча проект буенча төзелә. Монда эшләүчеләргә дә, сатып алучыларга да уңай шартлар булдыруны күздә тотабыз. Урам якта машиналар кую өчен махсус мәйданчык та ясарбыз,-диләр инвесторлар. Файдалануга кайчан тапшырачакларын да төгәл ышаныч белән әйттеләр: -Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле районы оешкан көн-30 августка!

Бәлки башыгызга "нәрсәгә кирәк инде бу кадәр сәүдә комплекслары" дигән уй килгәндер. Кесәңдә акчаң булса, кайсына керсәң дә бер түгелмени? Без дә шундый сорауга җавап эзләргә тотынгач, күп нәрсәне ачыкладык. Беренчедән, әлеге комплекслар, игътибар итсәгез, хуҗасыз лыкка һәйкәл булып торган, чүп үләннәре, төрле әрәмә-куаклар үсеп утырган урыннарда урнаша. Бу сәүдә-күңел ачу үзәге дә Иске Чүпрәле авылы на килеп керә торган җирдә төзелә. Чүпрәле "капкасы" матурая, төзекләнә, димәк. Тагын да бер социаль әһәмиятле ягы булып чүпрәлеләрне эш урыннары белән тәэмин итәчәге тора.

Беләсездер, "Пятерочка" ачылу гына да 20дән артык кешене эшле итте. Һәм тагы да берсе, кулланучылар буларак, барыбызга да сайлап алу мөмкинлеге киңәя. Сәүдә йортлары күп булгач бәяләр "уйнаячак" сәүдә гәр үз кибетендә товар

тизрәк сатылып бетсен өчен бәяне арзанайтырга мәҗбүр булачак. Ә әлеге үзәктә көнкүреш хезмәте дә күрсәтеләчәк, диләр. Әйбәт бит инде, шәһәр халкы күнеп беткән "шопинг" дигәннәре шул буладыр, ял итәсе килеп китсә, чәч кистерәсе, тырнак буятасы булса сәүдә үзәгенә чыгып китәрбез, алла боерса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә үзәге