Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Саранча һөҗүм итә

Республикада соңгы елларда күзәтелгән корылык авыл хуҗалыгына шактый күләмдә зыян сала. Уңышларның үсә алмавы, өлгермәве белән беррәттән, мондый һава торышы төрле бөҗәкләрнең, корткычларның таралуына уңай шартлар да тудыра. Күзәтүләр буенча, ел саен саранчаларның иген кырларына һөҗүм итүе арта бара.

Белгечләр әйтүенчә, бу корткыч бөҗәкләр бөртекле культуралар белән беррәттән, күпьеллык үләннәрне, хәтта яшелчә культураларын да юкка чыгарырга сәләтле. Алар юлларында очраган барлык яшеллекне "корытып баралар". Бер саранча көненә 100 граммнан алып 0,5 килога кадәр яшеллек яки ашлык ашый ала. Бу - 1 тонна саранча көненә 2 мең ярым кеше ашарлык ашлык ашап бетерә, дигән сүз.

Һава торышы коры булган саен саранча үзен әйбәт хис итә. Гадәттә, саранча үз авырлыгыннан 2-3 мәртәбә артыграк күләмдә ризык ашый һәм шуның бары 5 проценты гына эшкәртелә. Шуңа да саранча һәрвакыт ач һәм бертуктаусыз ашау ягын карый.

Саранчаның куркыныч яклары бик күп- ул сәгатенә 20 километр тизлек белән 20 сәгать дәвамында бертуктаусыз оча ала. Аларга хәтта җил дә комачауламый. Шулай булгач, саранчаның бер көн эчендә күпме ара уза алуын һәм күпме зыян сала баруын чамалавы кыен түгел. Аннан бер саранча 500гә якын йомырка салырга сәләтле(!) Димәк, бу корткыч бөҗәк югарыда әйтелгәннәр өстенә әле нык үрчүчән дә.

-Саранчаларның бик күп төрләре бар. Шулай да Татарстанда итальянский прус һәм среднерусская перелетная саранча дигән төрләре ешрак очрый. Алар чикерткәләргә бик охшаган. Тик чикерткәләрдән аермалы буларак "гәүдәләре" озынрак, ә мыеклары, киресенчә, кыска. Бу төр саранчалар ачык көрән төстә булалар, ә аяк өлешендә кызыл төс тә күрергә мөмкин.

Алар берничә ел эшкәртелмәгән җирләрне аеруча яраталар. Беренче чиратта саранчалар аулак урыннарга урнашалар. Шулай ук көтүлекләргә килеп урнашулары да бар. Шуңа күрә көтүчеләр, гомумән, болыннарга, урманнарга чыгучылар игътибарлы булсыннар иде. Җәйлеген авыл халкы күп вакытын болыннарда печән, җиләк җыю хәстәре белән үткәрә. Корткыч бөҗәкләрдән саранчага охшаганына тап булган очракта кичекмәстән, район башкарма комитеты каршында оешкан оператив штабка хәбәр итү сорала. Шулай ук, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, гомумән җир эшкәртү белән бәйле булган һәркем уяу булырга тиеш. Вакытында күрелмәгән чара котылгысыз нәтиҗәләргә китерә ала. Хәбәр итү өчен телефоннар: 2-26-80,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җир эшкәртү буенча консультанты Марат Шәрәпов.

Агымдагы елның 6 июленнән республиканың Азнакай, Әлмәт, Әлки, Баулы, Ютазы, Елабуга, Зәй, Минзәлә, Кукмара, Нурлат, Мамадыш районнарында итальянский прус төрендәге саранчаның барлыгы ачыкланган. Чистай районында исә, среднерусская төре күзәтелгән.

Саранчага каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып химик препаратлар ярдәмендә көрәшү тора. Шулай да әлеге корткыч безнең районга килеп җитмәс дигән өметтә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы