Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Саклану кирәк

Яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыкларын сатып алганда сатучыдан сорт сыйфатлары турындагы документ белән беррәттән, дәүләт фитосанитары контроле (карантин сертификаты) актын да таләп итү мөһим, чөнки Татарстан территориясенә куркыныч карантин исемлегендә булган чүп үләннәре керергә мөмкин.

Авыл хуҗалыгына карантин чүп үләннәре тарафыннан салынган зыян исәпләп бетергесез, ул 80 процент уңышның югалуына китерергә мөмкин. Утырту материалының һәм орлыкларның күпчелек өлеше фитосанитар карантин тикшерү үтә. Әмма закон бозулар нәтиҗәсендә дәүләт күзәтчелеген читләп республикага аеруча куркыныч карантин чүп үләннәре орлыклары үтеп керергә мөмкин. ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләренең шикләнүләре нигезсез түгел. Пакетларга салынган "Королева Аэлита-Семена" һәм "Флакке" сортлы кишер орлыкларына фитосанитар тикшерү үткәргәндә аларда карантин чүп үләне-эт җиләге (паслен) орлыклары булуы ачыкланган. Республика территориясендә әлеге чүп үләненең таралуын кисәтү максатында пакетлы кишер орлыкларының беренче партиясе тәэмин итүчегә кире кайтарылган, ә башка партияләре исә яндырылып юк ителгән. Эт җиләге бакчаларны, ындырларны, басуларны бик тиз "басып алырга" мөмкин. Ул хәтта юл кырыйларында, ташландык җирләрдә дә үсә ала. Әлеге чүп үләне авыл хуҗалыгы культураларының уңышын түбәнәйтә. Үсемлек үзе һәм аның җимешләре агулы, терлекләр аны яшел үлән буларак ашамыйлар, әмма силоска эләккән очракта агулану барлыкка китерә. Чүп үләненең тотрыклы, начар исе авыл хуҗалыгы культураларының товарлылык сыйфатын киметә. Моннан тыш эт җиләге үләненең очучан матдәләре кешегә дә тискәре йогынты ясый-баш авырта, эшкә сәләтлелек кими. Хәзерге вакытта Татарстанда 4 төрле карантин чүп үләне киң таралган: амброзия трехраздельная, повилика полевая, полевика европейская һәм повилика одностолбиковая. Әлеге чүп үләннәренең республика территориясенә үтеп керүе кеше катнашыннан башка мөмкин түгел, чөнки алар ерак араларны үзләре генә үтә алмыйлар.

ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренә, утырту материалын һәм орлык-ларны реализацияләү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр игътибарына карантинлы продукциянең кайтуы турында идарәгә хәбәр итәргә кирәклеген җиткерә. Республикага кайтарылган барлык орлыкларга да дәүләт фитосанитар контроле (карантин сертификаты) актының мәҗбүри рәвештә булырга тиешлеген хәбәр итәсебез килә.

Әгәр сатучы сезгә таләп ителгән документларны күрсәтүдән баш тарта, яки сатып алган орлыкларыгыз шикле тоела икән ,сез түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а, ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе. Шулай ук, 8 (843) 570-27-65, 277-68-29 телефакслары, интернеттагы shn.tatarstan.ru сайты аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: орлык сатып алу