Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Сабантуйлар. Бәйрәмнәр

Чәчү беткәннән соң уздырыла торган милли бәйрәм - Сабантуй район күләмендә быел 10 июньдә район үзәге-Иске Чүпрәле авылында үтәчәк.

Аннан соң эстафетаны Яңа Кәкерле, Кече Чынлы, Яңа Чокалы, Яңа Уби авыллары ала. Яңа Кәкерле, Кече Чынлы һәм Яңа Чокалы авылларында Сабантуй, Яңа Уби авылында Акатуй 11 июньдә узачак. Ә аңа кадәр 2 июньдә Иске Шәйморза авылында Авыл көне, 3 июньдә Алешкин-Саплык авылында авылның 400 еллыгына багышланган чаралар була.

Авылдашларның, сыйныфташларның, якташларның очрашып-күрешү, чәчү тәмамланып, печән әзерләү алдыннан ялга туктап алу мизгелләре дә бу. Күңелле уеннар, төсләргә бай бәйрәмнәр сезне көтә, райондашлар! Кайтыгыз, килегез, катнашыгыз! Туган якның һавасы яшәргә көч бирә, йөрәккә дәрт өсти ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй