Россиягә Универсиада Уты кайтты
25 январьда Владивосток шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты эстафетасының Россия этабы старт алды.
Эстафетага рәсми төстә старт бирү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Искәртеп узабыз, "Универсиада-2013" Уты эстафетасы 2012 елның 12 июлендә Франциядә старт алган иде. Ут "Седов" җилкәнле судносында диңгез буйлап 45 мең милль озынлыктагы юлда сәяхәт кылды һәм менә, ниһаять, Россия җиренә "аяк басты".
Универсиада Утының сәяхәте Россиянең иң эре шәһәрләрендә булганнан соң, 2013 елның 6 июлендә Казан шәһәрендә төгәлләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев