Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ришвәтчелеккә каршы көрәш–бөтен җәмгыять эше

Россиядә ришвәтчелек, акча талау чит телдән кергән "коррупция" термины артына яшерелә. Латинчадан тәрҗемә итсәк, "соrruptio" ике сүздән тора: соr (йөрәк, җан) һәм ruptum (бозу, җимерү). Коррупция , беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булуын аңлата. Коррупция ул кешенең акылын, намусын, оятын юкка чыгара торган җинаять төрләренең берсе. Ә коррупцияне җиңәргә...

-Евгений Николаевич, коррупция-җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла. Без аның белән сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, хокук саклау органнары оешмаларында да очрашабыз. Соңгы еллардагы үзгәртеп корулар кешеләрнең аңына төрлечә йогынты ясады. Республика һәм район җитәкчелеге дә әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Районда коррупциягә каршы көрәш ничек куелган?

-2014 ел тәмамланыр алдыннан гына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг буенча комитеты республикада яшәүчеләр арасында сораштыру уздырган иде. Кайбер районнарда респондентларның 20 проценттан артыгы әлеге проблеманың беренче чиратта торуын күрсәтте. 23 муниципаль районда, шул исәптән Чүпрәле районында да, чиновниклар арасында коррупция юклыгын әйттеләр. Республика мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, ЮХИДИ (65,1%), табиблар (56,7 %) һәм югары уку йортлары укытучылары (50,0%) иң коррупцияле структуралардан санала икән. Чүпрәле респондентларының 20 һәм 30 проценттан артыгы эчке эшләр органы хезмәткәрләрен һәм торак-коммуналь хуҗалыгын коррупцияле дип саный. Халыкның күпчелеге коррупция дип ришвәт алуны, үз вазифасыннан усал ният белән файдалануны һәм акча таләп итүне күздә тота. Республика халкы коррупциягә каршы тагын да нәтиҗәлерәк көрәшү максатыннан законны көчәйтү, бюджет акчаларын бүлү һәм файдалануны катгый контрольга алу һәм коррупциягә каршы эшчәнлекне масса-күләм мәгълүмат чараларында киңрәк яктырту турында тәкъдимнәр әйтәләр.

Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнарында коррупцияне һәм хокук бозуны профилактикалау эшләре буенча җаваплы затлар билгеләнгән. Районда коррупциягә каршы комиссия эшләп килә. Ел дәвамында аның җиде утырышы үткәрелде. Бу хактагы мәгълүматлар интернет челтәрендәге Чүпрәле муниципаль районының рәсми сайтында урын алды. Районның барлык муниципаль хезмәткәрләре дә үзләренең керемнәре һәм мөлкәтләре турында үзвакытында мәгълүмат бирделәр. Муниципаль хезмәткә керешкәнче һәр граждан Чүпрәле муниципаль районы җирле үзидарә органының норматив хокукый актлары белән танышып, кул куя. Хезмәткәрләргә хокукый аң бирү даими төстә оештырыла.

Эшкә яңа гына тотынучылар белән әңгәмәләр үткәрелә, аларга төп бурычлары, коррупция йогынтысына бирелмәс өчен хезмәт тәртибе таләпләре аңлатыла.

Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру максатыннан, муниципаль хезмәткә эшкә алганда аларның дипломнарын тикшереп карау өчен, ул белем алган уку йортына запрос ясыйбыз. 2013 елның 12 сентябрендә район башлыгы карары буенча "Халык инвентаризациясе" дип аталган ведомствоара комиссия оешты. Аның эшчәнлеге буш яки файдаланылмыйча яткан җир участокларын һәм тиешенчә файдаланылмаган күчемсез объектларны ачыклауга юнәлдерелде. Инвентаризация процессында Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль милек хокукына теркәлмәгән хуҗасыз 47 күчемсез милек объекты ачыкланды. "Чүпрәле муниципаль районы-коррупциясез территория" лозунгысы астында коррупциягә каршы юнәлдерелгән күп төрле чаралар оештырылды һәм алар үткәрелеп килә. Бюджеттан тыш акча җыеп чыгымнарга тоткан өчен мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә персональ җаваплылык йөкләнде. Балалары укыган мәктәпләрдә ата- аналардан теге яки бу максатка дип акча җыюны булдырмас өчен район мәгариф бүлеге тарафыннан чаралар планы эшләнде. Сүз уңаенда шуны искәртим, белем бирү учреждениеләрендә акча җыю өчен хәйрия фонды юк.

Район Башкарма комитетының административ бинасында "Коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге" дип аталган стенд бар. Анда әлеге юнәлештә эшләүче комиссияләрнең эшчәнлеге, төрле төркемнәр арасындагы коррупцияне ачыклау максатыннан үткәрелгән сораштыруларның нәтиҗәсе, коррупциягә каршы көрәшү буенча законнарның үзгәреше турында тулы мәгълүматлар алырга була. Бу хакта районның рәсми сайтына да мәгълүматлар куела. Халыкта коррупциягә карата негатив караш формалаштыру өчен "Коррупциягә-Юк, дип әйт!" һәм "Коррупциягә юлыктыңмы? Шалтырат!" дигән эчтәлектәге баннерлар куелды. Коррупциягә каршы юнәлдерелгән утырышлар, хезмәт коллективлары белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар еш үткәрелеп тора. Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән шундый ике чара узды. Икесендә дә прокуратура вәкилләре катнашты. Бөтен җәмгыять һәм һәрберебез бердәм булсак кына бу көрәштә уңышка ирешергә мөмкин. Коррупция проблемасына яшьләрне, мәктәп укучыларын да тарту аеруча яхшы күренеш. Яшьтән үк коррупциягә карата түземсезлек тәрбияләргә кирәк. Шушы максаттан чыгып, Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбендә 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашында "Коррупциянең барлыкка килү тарихы" дип исемләнгән ачык дәрес үткәрдек. Ел тәмамланыр алдыннан гына 1- 4 һәм 5-9 сыйныф укучыларының "Гадел яшәргә кирәк" исемле рәсемнәре буенча конкурс уздырдык, 5-9 сыйныф укучылары "Илемнең киләчәге-минем кулларда" дигән инша яздылар. Үткән ел коррупциягә кагылышлы берничә хокукый норматив актлар кабул ителде, 2014 елның 26 ноябрендә "Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2015- 2020 елларга коррупциягә каршы муниципаль программасы" расланды. Аның кысаларында гаять күләмле эшләр башкарасы бар. Ә иң мөһиме, кылган гамәлләребезнең нәтиҗәсе булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәтчелек җәмгыять