Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ришвәтчелеккә каршы көрәш бердәмлекне таләп итә

Дөньяда акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән ришвәтчелек, әллә соңракмы - билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беребез өчен дә сер түгел. Аңа каршы көрәш алып барыла, чаралар күрелә, тик проблема актуаль булып кала бирә. Икътисад, ил үсешен тоткарлый торган бу күренеш белән көрәштә алга таба нинди алымнар кулланырга,...

Кызганычка каршы, ришвәтчелек уйдырма түгел, чынбарлык ул. Әмма, без, авыл кешеләре, балалар бакчасына балаңны урнаштыру өчен бүләк бирүне, хастаханәдә дәваланган өчен табиб кесәсенә акча салуны һәм тагын да бик күп шундый күренешләрне үзебезнең тарафтан чын күңелдән бирелгән бүләк итеп кенә карарга күнеккәнбез. Әйтергә кирәк, мондый бүләк бирүләрдә закон каршысында үзебез дә җаваплы булып чыгабыз. Икенче яктан, мондый гамәлләребез җәмгыятебездә ришвәтчелекнең чәчәк атуына китерә. Ришвәтчелекнең дә баскычы бар. Иң түбәнендә шул бүләк-мазарлар белән эш итүдер инде ул, югарыга китә-китә миллионлаган сумнар белән "уйнау"дыр.

Мондый ямьсез күренешләр законнар өстенлек итү турындагы принципның җимерелүенә китерә, сәяси тотрыклылык, социаль бердәмлекнең нигезен какшата, икътисади үсешкә аяк чала. Менә шулар һәм 2013 елда республикада коррупция белән көрәш чаралары, бу өлкәдәге закон бозу мисаллары турында сөйләнелде семинар-киңәшмәдә. Әлеге семинарда Иделаръягы зонасына кергән районнар башлыкларының коррупциягә каршы көрәш буенча киңәшчеләре, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, газета редакторлары катнашты.

Безнең районның http://drogganoye.tatarstan.ru порталында "Ришвәтчелеккә каршы тору" ("Противодействие коррупции") бүлеге бар. Анда ришвәтчелек һәм башка хокук тәртибен профилактикалау буенча эшчәнлек, дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламенты, муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре һәм милке хакындагы мәгълүматлар, 2012-2014 елларга ришвәтчелеккә каршы комплекслы район программасы, аноним анкета һ.б. мәгълүматларны табарга була. Район хакимияте бинасында "Ышаныч тартмасы" да урнаштырылган. Урындагы затларның, муниципаль хезмәткәрләрнең шәхси файдаларына үз вәкаләтләрен арттырып җибәрүләренә тап булган гражданнар анда шикаятьләрен язып калдыра ала. Болардан тыш, кайнар линия телефоннары да: 2-31-50, 2-27-50, 2-20-17, 2-26-51 эшли.

Тормыш күпкырлы. Көтмәгәндә, акча таләп итүләргә дә, мөһим эшләр башкарганда законлы булмаган киртәләргә дә юлыгырга мөмкин. Активрак булырга, хокукларыгызның бозылуын яшереп калмаска чакырабыз. Без барыбыз да шушы җәмгыять әгъзалары. Җәмгыять ришвәтчелек белән авырый икән, аны савыктыру да җәмәгатьчелек эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт