Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Республикада чиркәүләр яна

Үткән көннәрдә Татарстанда керәшен авылларында чиркәүләрдә чыккан янгын җәмәгатьчелекне сагайтты.

Әлегеуңайдан Татарстан буенчаТикшерү комитеты җитәкчесеурынбасары Айрат Әхмәтшинүзфикеренбелдереп:

- Әлеге җинаять эшләре аерым контрольдә тора. Көн саен тыңлаулар уза. Чөнки безнең бурыч - конфессиара бәхәс тудырмау. Кемдер халыкның дини принциплар буенча аерыла башлавын тели, барыннан да элек, республикадагы тотрыклылык, толерантлыкны саклау мәнфәгатьләреннән иң авыр маддә буенча җинаять эшекузгаттык, -дип җавап бирде журналистлар соравына.

Исегезгә төшерәбез, республикада чиркәүләрдә янгын чыгуның берничә очрагы теркәлде. Мондый хәл беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә. Һәм кемнеңдер Татарстандагы милләтләр дуслыгын какшатырга тырышуы да һәрберебезгә аңлашыла. Шушы көннәрдә генә район җитәкчелеге дә авыл җирлекләре башлыкларын җыеп дини корылмаларның торышын тагын бар кат тикшереп чыгарга киңәш итте. Ярдәм кирәкләрне ачыкларга кушты. Без дә мәчет-чиркәүләрнең янгынга каршы торышын, сакланышын ачыкларга булдык. Моның өчен кайбер чиркәүләрдәге дин әһелләрен күреп сөйләштек, ә кайберләре белән телефон аша аралаштык. Иң башлап шуны әйтергә кирәк, районда 9 чиркәү-храм халыкка хезмәт күрсәтә һәм аларның 7се агач материалдан эшләнгән. Һәм иң аянычлысы, храмнарныңкүпчелегендә бүген дә телефон элемтәсе дә юк.

Чуваш ЧүпрәлесендәгехрамныңатакаеДмитрий әйтүенчә, электр чыбыклары әйбәт хәлдә, күптән түгел генә яңаларга алмаштырылган. Янгын күзәтчелеге бүлеге белән тоташтырылган сигналллар системасы урнаштырылган, чиркәүдә күбекле янгын сүндерү җиһазы бар. Алешкин-Саплык авылындагы храмның алтарьчысы Василий да күптән түгел генә сафка баскан бинаның электр чыбыкларының янгын чыга калса, махсус саклау материалы белән әйләндереп алынганлыгын әйтә. Ә менә янгыннарны булдырмас өчен җаваплы хезмәт начальнигы Марс Хәмидуллин Храмнарның янгынга торышын ничек бәяли соң?

-Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан һәр храмда булып янгын куркынычсызлыгы хакында инструктаж үткәрелде,-ди ул. Тугыз храмның алтысында янгын чыга калганда хәбәр итү сигналлары урнаштырылмаган, шулай ук, күбесендә су да, якынында су алырлык корылма да юк. Уби авылы храмында җылыту өчен тимердән эшләнгән мич (халык телендә буржуйка) кулланыла. Дөрес барысында да эвакуация-чыгу юллары эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чиркәүләр яна