Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Райондашларыбызның Яңа елга булган теләкләре

Узып баручы ел нинди вакыйгалар белән истә калды соң? Яңа елга нинди уй-кичерешләр, нинди хыяллар һәм теләкләрегез бар? Әлеге сораулар белән райондашларга Гөлия Фәизова мөрәҗәгать итте.

Факия Гыйззатуллина, Иске Шәйморза авылы:

-Бер яшькә картайтса да, 2014 елдан канәгать калдык. Халкыбызның иманга кайтуына, динне хөрмәт итеп яшәүләренә сөенәм. Мәчетләр ачылып, эшләп тора, җомга намазларына йөрүчеләр саны арта. Агымдагы ел Иске Чүпрәле авылында "Чүпрәле үзәк Җәмигъ" мәчетенең, православие динен тотучылар өчен "Сергий Радонежский" храмы төзелешләре башлану белән истәлекле ел булып калачак. Киләсе елда да Аллаһ рәхмәтеннән, бәрәкәтеннән ташламасын иде, дигән изге теләктә калабыз.

Римма Фәхретдинова,

Зур Чынлы авылы:

-Яңа елга теләкләрем гади генә: күңелдәге җылыны сүндермик, газиз кешеләребезне рәнҗетмик, олы максатлар, хыяллар белән яшәгәндә якыннарыбызны ниләр борчуын да онытмыйк. Дөньялар тыныч булсын, калганы барысы да үзебезнең кулда.

Әнисә Насыйбуллина,

Иске Чүпрәле авылы:

Реклама

-Ат елы бик матур узды. Безнең гаиләдә зур яңалыклар булды - улым Марсель кәләш алып кайтты. Яңа 2015 елның башында туйлары булачак. Яңа елга теләкләрем: яшьләргә - бәхет-шатлык, картларга - тигез, тыныч тормыш, дөньяларга иминлек!

Лилия, студент:

-2014 ел тыныч кына узып бара. Яңа 2015 ел минем өчен истәлекле булачак: уку йортын тәмамлап, кулыма диплом алачакмын. Гомумән, алдагы ел һәркем өчен дә уңышлы ел булсын!

Энҗе Җәлалова,

укытучы:

-Районыбызның социаль йөзе уңай якка үзгәрде: безнең янда спорт мәйданчыгы, балалар бакчасы төзелде. Урамыбызда балкып утлар яна. Чыгарылыш сыйныфы паркы үзенә бер ямь биреп тора. Район шәһәрләште. Ә инде шәхси планга килсәк: гаиләбез белән чит илгә сәяхәт кылдык һәм РФ ПНПО грантын оттым.

2015 нче елда улыбыз 11 сыйныфны тәмамлый, кызыбыз 1 дипломын (ул 2 ВУЗда укый) алачак. Үзем тагын бер -11 "б" сыйныфын чыгарылышка әзерлим. Дөньялар тыныч булсын, һәр бала әти-әни назына төренеп яшәсен, парсызлар тиң ярларын тапсын, авырулар савыксын. Тормыштан канәгать булып яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел теләкләр