Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район суд приставлары башкаруында үткән ел 114 миллион сумлык 3264 эш булган

Гадәттә, суд приставларына карата җәмәгатьчелектә тискәре караш, үпкә яши. Әлеге уңайдан аларның хезмәт үзенчәлеге суд карарларын дөрес һәм үз вакытында башкарудан, гражданнар һәм оешмалар мәнфәгатьләрен яклаучы башка органнар актларын үтәтүдән гыйбарәт диясе килә. Димәк, суд приставлары белән очрашмыйм, дисәң, эшне судка кадәр җиткермәскә генә кирәк.

Кызганычка каршы, акча беренче урында торган заманада яшибез. Фатир, машиналы булу өчен кредит алырга мәҗбүрбез, кемдер шуннан зур бурычларга бата.

-Пенсия фонды, районара салым инспекциясе, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм административ материалларны карауга вәкаләтле органнардан һәм судлардан башкаруга килгән документлар саны елдан- ел арта. Нигездә, бу гражданнарның кредит түләүләре, торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары, мәҗбүри иминият взнослары, индивидуаль эшмәкәрләрнең салымнар түләүләре буенча йөкләмәләрен үтәмәүгә кагыла, - ди суд приставлары службасының райондагы бүлек начальнигы вазифасын башкаручы Эльмир Насыйров.

Әлеге сүзләрне саннар да раслый. 2014 ел эш нәтиҗәләре буенча суд приставлары башкаруында 114 миллион сумлык 3264 эш булган. 3 миллион 816 мең сумлык 327 эш салым түләүләре буенча каралган. Ел ахырына кадәр аларның күбесеннән дәүләт бюджетына тиешле салымны түләттерә дә алганнар.

Алимент түләттерү эше дә шактый. Әлеге юнәлештәге 99 эштән 31се генә ел ахырына тулаем ябылган. Шулай итеп, балалар файдасына 714 мең сумлык акча түләттерелгән.

Суд приставлары сүзләре буенча, әҗәтләрне түләтүдә бурычлыларны Россия Федерациясе чигеннән чыгармау чарасы нәтиҗәле. 2014 елда ил чиген үтү мөмкинлеген чикләгән 256 карар чыгарылган. Алар арасында 58 карар алиментлар буенча бурычлы кешеләрнеке.

Суд приставлары бурычлыларга карата закон нигезендә хезмәт хакының 50 процентын тотып калу гамәлен куллана алалар. Алимент буенча ул 70 процентны да тәшкил итәргә мөмкин. Штрафлар түләттерү юнәлешендә суд приставларының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә юлларда рейдлар ясарга да вәкаләтләре бар. Шундый 2836 эштән үткән ел 2321се ябылган.

-Суд карарын мәҗбүри үтәтү максатыннан 2014 елда суд приставлары тарафыннан бурычлыларның милкенә 60 арест: кәрәзле телефонга, телевизорга, автотранспортка, гомумән өйдә нинди техника бар, шуңа салынды. Әлеге чиккә килеп җитмәс өчен, райондашларга бурычларын вакытында түләргә киңәш итәбез. Бурычны түләмәү никадәр озакка сузыла, суммасы да штрафлар белән арта гына бара. Әйтик, таләпләрне үтәмәгән физик затларга 1000-2500 сумга кадәр, юридик затларга 30-50 мең сумга кадәр, җитәкчеләргә 10-20 мең сумга кадәр штраф каралган.

25 апрельдә районара салым инспекциясе белән берлектә суд приставлары "Ачык ишекләр" көне үткәрә. Сораулары булганнар Техническая урамы, 11 йорт адресы буенча урнашкан суд приставлары службасының райондагы бүлегенә килә алалар, 2-28-92 телефон номеры буенча алдан язылып та була.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең бик күп догалары арасында Аллаһы Тәгаләгә сыенган вакытта: "Мине үзеңнән башка бер зат каршында бурычлы итмә",-дигәне дә бар. Ягъни, без һәрвакыт үз догаларыбызда: "Бурычлы килеш вафат булудан сакла",- дип әйтергә тиешбез. Әмма, бурычка баттың икән инде, аннан догалар гына коткарып кала алмаячак. Һәркем үзенең бурычлымы, юкмы икәнлеген www.r16.fssprus.ru сайтына кереп тә карый ала. Белмәссең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд приставлары