Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район Советы депутатлары быелгыга соңгы утырыш уздырды

Район Советы депутатлары быелгыга планлаштырылган соңгы утырышларын уздырды. Утырышта иң мөһим мәсьәлә буларак 2015 һәм аннан соңгы елларга район бюджеты, өченче укылышта каралды.

-Бюджет, шул исәптән район бюджеты да, ил икътисадына йогынты ясаган тышкы факторларга бәйле буларак, киеренке шартларда кабул ителә,-дип аңлатма бирде утырышны ачкан һәм алып барган район башлыгы Александр Шадриков.

Киләсе елларга район бюджетын планлаштыра башлаганда нефтьнең бер барреле 100 долларга тәңгәлләшә иде, хәзер исә ул 60 доллар тирәсендә тирбәлә. Шуңа да карамастан, бюджетны кыскартуларсыз, шул ук вакытта дефицитсыз да кабул итү депутатлар каравына тәкъдим ителде. Ул керемнәр һәм чыгымнар маддәсе буенча 491 млн. 583 мең 960 сум булачак дип расланды. Әлеге керемнәрнең 22 проценты үзебезнең җирлектәге салымнар һәм төрле җыемнардан туплана. Бу урында 2014 елда Чүпрәле районы бюджетында үзкеремнәрнең 47 процентка якын булуын да әйтеп китәргә кирәк, Һәм өстәмә керемнәрнең күп өлеше райондагы социаль проектларны финанслауга тотылган.

Утырышта депутатлар район Советының 2015 елга булган эш планын да тикшереп, расладылар. Шулай ук, урамнар исемен, адреслар алмаштыруның гадиләштерелгән ысулларын да карап, карар кабул иттеләр.

2015 һәм аннан соңгы елларга бюджет һәм планнар кабул ителде. Аларның үтәлеше, үзебездән дә тора. Тик шулай да, күңелдә Ходай ярдәм бирсә иде, дөньялар тыныч булса иде, дигән теләк өстенлек итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш Район Советы депутатлары