Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә республика һәм район оешу көне уңаеннан чаралар узачак

Быел Татарстан Республикасы һәм Чүпрәле муниципаль районы оешу көне уңаеннан бәйрәм чараларын үткәрү 28 августка билгеләнде.

Бу көнне Кече Чынлы һәм Алешкин-Саплык авылларында яңа спорт мәйданчыкларының тантаналы ачылышы булачак. Авыл җирлекләрендә тигез, тату гомер кичерүче, хөрмәткә ия гаилә парлары "Ачык һава астындагы" музейда район башлыгы Александр Шадриков белән очрашуда катнашачак. Сәйфихан Нәфиев урамы буенча урнашкан Чыгарылышлылар паркында яңа скульптураның тантаналы ачылышы булачак. Кичке якта исә район мәдәният йортында райондашларыбыз игътибарына бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика көне Район оешу көне