Район мәгариф бүлегендә яңа җитәкче
Район мәгариф бүлегенә яңа җитәкче итеп Мутин Юрий Сергеевич билгеләнде. Моңарчы ул Городище урта мәктәбе директоры урынбасары иде.
Белешмә: Мутин Юрий Сергеевич 1965 елда туган, Казан педагогия институтының география факультетын тәмамлаган, әйдәп баручы укытучы, укучыларга экологик тәрбия бирү буенча "Адонис" фәнни оешма җитәкчесе, унлаган фәнни мәкаләләр авторы, РФ, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамоталары, "Казанга 1000 ел" медале иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев