Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район мәдәният йортында яңа кинозал ачылды

Район мәдәният йортында чүпрәлеләр игътибарына "Сталинград" кинофильмы тәкъдим ителде. Кинофильмны күрсәтү яңа кинозал ачылу белән дә бәйле иде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов әлеге киноның беренче булып күрсәтелүе якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау белән бәйле булуын әйтеп үтте.

-Бөек Ватан сугышы илебез тарихында тирән эз калдырган вакыйгаларның берсе. Анда катнашкан ата-бабаларыбызның батырлыгын безнең онытырга хакыбыз юк.Ә бу фильм исә шушы чорны чагылдыра,-диде.

Зөлфәт Сәгъдиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе:

-Районда онытылган кинофильмнар күрсәтелүен яңарта алуыбыз бик куанычлы. Райондашларыбыз гаиләләре һәм дуслары белән буш вакытларны күңелле итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек туды. Киләчәктә кинофильмнарны жанрлары ягыннан тагын да төрләндерәчәкбез. Татар кинофильмнары, балалар өчен мультфильмнар, совет чорындагылары да булачак. Әлеге уңайдан килешүләр төзелде инде. Шулай ук, заманча кинофильмнар күрсәтү өчен җиһазлар алуга грант программасында катнашабыз. Райондашларыбызыны кинозалда көтеп алабыз.

Айгөл Мөшәрәпова:

-Районда кинозал булуы бик әйбәт. Без яшьләргә өчен бигрәк тә. Дөрес, хәзер күп фильмнарны интернетта карау мөмкинлеге дә бар, шулай да залда алган хис-кичерешләр әйтеп бетергесез, башка төрле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа кинозал