Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы тыл хезмәтчәннәрен Хатын-кызлар бәйрәме белән котлады һәм Җиңүнең 70 еллыгы медальләрен тапшырды

Ел саен күркәм традиция буенча районда 8 Март-Хатын-кызлар көне уңаеннан Чүпрәленең гүзәл затларын котлау чарасы уза.

Быел бәйрәмнең төп кунаклары, районыбызның олы буын вәкилләре, Бөек Ватан сугышының бар авырлыкларын үз җилкәләрендә уздырган, михнәте, шатлыгы, югалтулары аша гомер кичергән тыл хезмәтчәннәре, "Ел хатын кызы. Ел ир-аты:хатын кыз карашынча" республика бәйгесендә катнашучылар иде.

Район башлыгы Александр Шадриков бәйрәмдә катнашучы барлык хатын-кызларны язның иң матур бәйрәме белән котлап, һәрбарчысына изге теләкләрен җиткерде. Тормышта хатын-кызны никадәр көчсез зат дип, әйтәсәләр дә алардан башка бернинди башлангычка да нигез салып булмаганлыгын ассызыклады.

-Аеруча сугыш чоры кичергән буынга олы хөрмәт һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Ирләр белән беррәттән Бөек Ватан сугышы фронтында көрәшкәнсез, тылда: заводларда, колхоз кырларында хезмәт куйгансыз. Дошман тар-мар иткән илебезне җимерекләрдән күтәргәнсез. Сезнең әлеге батырлыгыгыз йөрәкләребездә мәңге сакланыр, үрнәк булып торыр,-диде ул.

"Ел хатын кызы. Ел ир-аты:хатын кыз карашынча" республика бәйгесенең "Хатын-кыз ана" номинациясендә җиңүче өч бала әнисе Светлана Саиткинага, «Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә Резидә Фәизовага, «Өлкән яшьтәге хатын-кыз» номинациясендә Мәүлидә Измайловага, «Ир-ат - лидер» номинациясендә Александр Бушуевка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында тантанада Александр Шадриков тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен түшләренә кадады.

Бәйрәм чарасының күркәм бер мизгеле булып, районыбызның яшь җырчысы Дарина Фәхретдинованың катнашуы да торды. Бүгенге язгы бәйрәм көнендә язмыш аңа үзенчәлекле бүләк әзерләгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә сәнгать үсешенә лаеклы өлешен керткәне өчен аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" исеме бирелде. Әлеге бүләкне район башлыгы Александр Шадриков тапшырды. Рәхмәт сүзләрен җиткереп, Дарина үзенең яраткан җырларын башкарды, берсен аның әнисе хөрмәтенә багышлады.

Район, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучыларының хореография композицияләре белән үрелеп барган тантана бәйрәмгә җылылык, ямь һәм күтәренке кәеф өстәде. Һәм, әлбәттә, традиция буенча чара гүзәл затларның иңнәренә яулыклар салу, чәчәк бәйләмнәре тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җиңүнең 70 еллыгы тыл хезмәтчәннәре “19411945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы” юбилей медальләре