Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Район башлыгы "Җылы йорт" приютына Яңа елга телевизор бүләк итте

Бүген Уби авылындагы "Җылы йорт" балалар приютында Яңа ел бәйрәме узды.

Аңа әзерлекне балалар күптән күрә башлаганнар-чыгышларына репетицияләр ясаганнар, шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр, кыскасы Яңа ел бәйрәме күңелле узсын өчен барысы да зур тырышлык куйганнар. Балаларны якынлашучы бәйрәм белән котларга дип район башлыгы Александр Шадриков, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбарасы Айрат Җәлалов килгәннәр иде.

Яңа ел белән котлап, Александр Шадриков һәркайсының йөзендә бары тик шатлыклы елмаюлардан торуын, киләчәк томышлары имин, бәхетле булуын теләде. Бәйрәм белән котлап бүләкнең дә олысын тапшырды район башлыгы, ул күчтәнәч итеп, телевизор алып килгән. Балалар да җавап итеп, район башлыгына үзләре ясаган кар бөртекләре төшерелгән картина бүләк иттеләр, ә Айрат Җәлаловка 2015 ел символы -кәҗә ясалган картина эләкте.

Балаларның яңа ел тамашасына әти-әниләр, әби-бабайлар да килгән иде. Бүгенге көндә "Җылы йорт" приютында Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы районнарыннан да балалар тәрбияләнә. Олылар да тамашачы буларак кына утырмады, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән берлектә үткәрелгән бәйрәмдә ә бергәләшеп төрле конкурсларда катнашты, бүләкләр отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җылы йорт Яңа елга телевизор