Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Проблемалар елдан-елга күчә килә

Зур Аксу авылы җирлеге ике авылны-Зур Аксу һәм Чуваш Бизнәсе авылларын берләштерә. Беренчесендә 860 кеше яшәсә, икенчесендә 531 кеше гомер кичерә.

Үткән көннәрдә генә әлеге җирлек халкы район җитәкчеләре һәм төрле тармакта хезмәт күрсәтүче служба вәкилләре белән очрашты. "Гражданнар җыены" дип аталган мондый чаралар соңгы елларда аерым төсмер алды. Авыл кешеләре алдында җирлек башлыгы, полициянең участок вәкиле һәм агрофирма җитәкчеләре бүгенге авылның яшәешенә һәръяклап анализ ясыйлар, үткән елгы җыенда әйтелгәннәрдән чыгып башкарылырга тиешле эшләрне барлыйлар. Алар бихисап. Проблемаларның күпчелеге елдан-елга күчеп, хәл итә алмаслык серле йомгакка әйләнә һәм халыкта урынлы ризасызлык тудыра. Чуваш Бизнәсе авылы халкы 2012 елның январендагы җыенда да, башлангыч мәктәп бинасының һәм балалар бакчасының бүгенге көн таләпләренә җавап бирмәве хакында сүз кузгаткан иде. "Мәктәп бинасы иске, бүген анда 41 бала укый, алдагы елларда аларның артуы күзәтелә. Дөрес, уку елы башында эчке яктан беркадәр косметик төзекләндерү үткәрелсә дә, сыйныф бүлмәләре кысан, физкультура дәресләрен үткәрү өчен бөтенләй мөмкинлек юк. Балалар бакчасында кышкы салкын-җилле көннәрдә җылылык сакланмый. Ә бит анда 25 сабый тәрбияләнә,"-диләр ата-аналар. "Авыл клубына да капиталь ремонт кирәк. 2011 елда аңа эчке яктан җиңелчә генә төзекләндерү үткәрелгән, әмма бу әле бөтенесе дә хәл ителде дигән сүз түгел, бинаның фундамент өлешендәге бүрәнәләре черегән",- диделәр залда утыручылар. Мәдәният учагы мөдире һәм авыл яшьләре клубта музыка аппаратурасының юклыгыннан да зарланды. Зур Аксу авылында да мәдәният йортын кичекмәстән капиталь төзекләндерергә, идән-тәрәзәләрен алмаштырырга һәм электр үткәргеч чыбыкларны яңадан сузарга кирәклеген әйттеләр. -Әлбәттә, моның өчен акча кирәк. Бу хакта капиталь ремонт планына кертүне сорап берничә мәртәбә башкарма комитетның мәдәният бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Әмма, кызганычка каршы, мәсьәлә хәл ителмәде,- ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов.

Әйе, проблемасы булмаган авылны очрату бүген мөмкинхәл түгелдер. Россия киңлекләрендәге авылларның әкренләп юкка чыгуы барыбызга да мәгълүм. Ул куркыныч процесска кайчан нокта куеласы да билгесез. Шунысы куанычлы, Татарстан Хөкүмәте әледән-әле максатчан программалар эшләп, авылларны саклап калу, социаль-көнкүреш объектларын ремонтлау һәм юллар төзү буенча ел саен планлы эш алып бара. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та җыенда бу хакта тәфсилләп сөйләде. Районда, соңгы елларда бигрәк тә, күп кенә төзелеш эшләре башкарылды. Алдагы елларда Зур Аксу һәм Чуваш Бизнәсе авылларында яшәүчеләрнең дә урынлы моң-зарлары ишетелер һәм һичшиксез, тормышка ашыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җыеннары