Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Портал аша түләү җайлырак

Бүген республикада яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен өйдән чыкмыйча гына түләү мөмкинлеге тәкъдим ителә. Әлеге хезмәт uslugi.tatarstan.ru дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы һәм инфоматлар аша башкарыла.

Гражданнар порталга кереп үзенә хезмәт күрсәтүче исәп-хисап үзәге эшчәнлеге турында гомуми мәгълүмат ала, хисап приборлары күрсәткечләрен кертеп, түләү кәгазен шунда ук формалаштыра, үз йортларындагы ремонт графиклары турындагы мәгълүмат белән таныша, түләгән акчасының кайчан күчүен ачыклый, теге яки бу хезмәтнең сыйфатына кагылышлы фикерен юллый ала. Сентябрь аенда, мәсәлән, портал һәм инфоматлар хезмәтен кулланып, 13 млн. сум акча күчерелгән.

Әлеге хезмәтләрдән файдалануның бернинди авырлыгы да юк. Моның өчен порталга кереп, шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шәхси кабинетка керү кәрәзле телефон номерен күрсәткәннән соң, анда килгән пароль аша башкарыла.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне шәхси кабинет булдырмыйча да түләп була. Моның өчен түләү квитанциясендәге исәп-хисап счет номерын һәм түләү суммасын кертергә кирәк. Инфоматлар аша түләгәндә 2 процент комиссия алынса, портал аша түләүләр 1 процентны тәшкил итә.

Бүген Татарстанда 1,2 млн. йорт-хуҗалыкта (бу 90 процент дигән сүз) әлеге хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бар. Идарәче компанияләрегезнең әлеге хезмәтләргә тоташтырылганлыгын яки юклыгын https://uslugi.tatar.ru/personal-account сайтыннан кереп карап була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: портал аша түләүләр