Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Полковник белән туры элемтәдә

23 май көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция полковнигы О.А.Степущенко он-лайн режимда Чүпрәле муниципаль районы гражданнары белән аралашты.

Очрашуга килүчеләр арасында үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сораулар белән Олег Александровичка мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Яңа Кәкерле авылыннан килгән 73 яшьлек Фәүзелҗан Кәримов беренчеләрдән булып микрофонны сорады. Аның улы Илмас телдән килешү буенча гына 2008 елның 5 маеннан октябрь аена кадәр Казан шәһәрендәге җаваплылыгы чикләнгән "Перспектив Строй" җәмгыятендә эшләгән, әмма аңа бүгенге көнгә кадәр бер тиен дә хезмәт хакы түләнмәгән. Нинди генә инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, гозерне уңай хәл итүче булмаган. Полковник Фәүзелҗан Шәриповичның мөрәҗәгатен җавапсыз калдырмаячагына ышандырды. Звезда авыл җирлеге башлыгы Сергей Тарасов һәм "Туган як" район газетасы журналисты Рәшит Фәтхуллов та бүгенге полициянең эшчәнлеген яхшырту һәм камилләштерү, аны тагын да халыкчан итү хакында үз фикерләрен әйттеләр. Олег Александрович бу юнәлештә нинди чаралар күрелүе һәм тулы бер программа булдырылуы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция