Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Полиция Кыш бабае бүләкләр өләште

Быел районда сигезенче мәртәбә "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрелде. Акциянең исеменнән үк мәгълүм булганча, яңа ел персонажлары костюмнары кигән полиция бүлеге хезмәткәрләре аз керемле һәм тотрыксыз гаиләләрдә булдылар, авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга бүләкләр әзерләп тапшырдылар.

Әйе, нинди генә гаиләдә тәрбияләнмәсен, һәр бала Яңа ел бүләгенә лаек. Полиция Кыш бабае сабыйларга әнә шул Яңа ел хыялын өлешчә генә булса да тормышка ашырырга ярдәм итә. Балигъ яшькә җитмәгән яшүсмерләр белән эшләү буенча өлкән инспектор Лилия Хәлиуллованың әйтүенә караганда, әлеге акция 20 декабрьдә үк башланган һәм яңа елның 8 январена кадәр дәвам иткән. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән җыелган акчага балалар өчен уенчыклар, китаплар һәм яңа ел бүләкләре сатып алынган. Кыш бабай ролен элемтә буенча инженер-стажер Владимир Явкин, Кар кызы ролен халыкны социаль яклау идарәсенең "Гаилә һәм балалар" бүлекчәсе психологы Лилия Сәлимҗанова, социаль хезмәткәр Йолдыз Мусина "Убырлы карчык" персонажын бик оста итеп башкарган. Кыш бабай җитәкләгән төркем 68 гаиләдә булган, шуларның 22-се полициядә учетта тора икән. -Безнең сәфәребез балаларга бүләк өләшү белән генә чикләнми, алар яши һәм тәрбияләнә торган гаиләләрнең хәлен, проблемаларын белү, ата- аналары белән сөйләшеп алу төп максат булып тора,- ди полиция майоры Лилия Ильшатовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция Кыш бабае