Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Озаграк эшләсәң, пенсияң күбрәк булыр

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы үзеңнең киләчәк пенсияңне санап карау мөмкинлеге бирүче яңа формула тәкъдим итте. Һәм 2015 елның 1 январеннан пенсияне яңача исәпли башлаячаклар. "Яңа кагыйдәләр буенча, пенсия билгеләнгән вакытка 30-35 еллык хезмәт стажың булса, югары пенсия түләнәчәк",-ди РФ Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов. Әлеге яңалыкка тулырак...

-Ирфан Зәкиевич, пенсияне билгеләүнең яңа кагыйдәләре, хәзергесе белән чагыштырганда, нәрсәсе белән отышлырак соң? Аларның төп аермалары нидә?

-Бүген пенсиянең күләме, беренче чиратта, эш бирүченең үз хезмәткәре өчен мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасына күчереп барган иминият кертеменең күләменә бәйле. Һәм хезмәт стажының озынлыгы пенсия күләменә әллә ни тәэсир дә ясамый. Ә яңа кагыйдәләр буенча хезмәт пенсиясе хезмәт стажына һәм хезмәт хакы күләменә бәйле булачак. Ягъни стажың да, хезмәт хакың да күп була икән, югары пенсия аласың.

Картлык буенча хезмәт пенсиясен исәпләүнең гамәлдәге тәртибе халыкның иң актив категориясе-озак еллар актив хезмәт тормышы алып барырга теләүчеләргә карата гаделсез.

-1967 һәм аннан соңгы елларда туучы гражданнарга пенсияләренең тупланма өлешен исәпләү коэфициенты 1967 елга кадәр туучы гражданнарга исәпләү коэфициентыннан ни белән аерыла?

-Хәзерге вакытта эш бирүчеләр 1967 елда һәм аннан соңгы елларда туучыларга хезмәт хакларының 6 процентын гомуми исәпләнгән сумманың (22%) тупланма өлешенә, калган өлешен иминият өлешенә күчерә. Ә 1966 елда һәм аннан алдагы елларда туганнарның исә взносларының барлык суммасы иминият өлешенә күчерелә.

-Иминият взносларын пенсиянең тупланма өлешенә күчерү тарифын кем һәм ничек итеп үзгәртә ала?

-1967 һәм аннан соңгы елларда туган гражданнар (аларга тупланма өлеш күчерелә) 2013 елда пенсия фонды органнарына гариза язып, 2014 елдан башлап пенсиянең тупланма өлешенә иминият взносларын күчерү тарифын 2дән 6 процентка кадәр үзгәрттерә алачак. Бу очракта иминият өлешенә күчерү суммасы үзгәрәчәк. Иминият взносларының гомуми тарифы (гомуми сумма) үзгәрешсез калачак.

-Иминият взносларын тупланма өлешенә күчерүнең кайсы тарифын сайларга киңәш итәр идегез?

-Бу һәр эшләүче гражданның шәхси сайлап алу хокукы. Тупланма өлеше суммасын арттырып, сез иминият өлешенә тариф суммасын киметәчәксез. Сезнең хезмәт эшчәнлеге чоры барышында тупланган иминият өлешенең гомуми суммасыннан чыгып пенсиянең -иминият өлеше, ә тупланма өлешенә күчерелгән суммадан пенсиянең тупланма өлеше формалаша. Сезнең лицевой счетларыгыздагы тупланма өлеш суммасы һәр ел саен пенсия билгеләнгәнчегә кадәр артып торачак. Хезмәт пенсияләре индексацияләнгән вакытта тупланган акчаларның иминият өлеше дә бер үк вакытта шул ук процентка индексацияләнәчәк. Ә тупланма өлеше исә сез сайлап алган һәм ышанып тапшырган идарәче компаниянең кеременә карата гына инвестицияләнәчәк.

-Пенсия исәпләгәндә минималь эш стажы ничә ел итеп билгеләнә?

-Беренчедән, пенсия билгеләү өчен кирәк булган минималь стаж акрынлап 15 елга кадәр арттырылачак.

Икенчедән, әгәр гражданинның иминият стажы (пенсия системасына иминият взнослары түләнгән чор) хезмәт пенсиясе билгеләү чорына 35 елдан артыграк булса, яңа кагыйдәләр буенча, хезмәт пенсиясе зуррак күләмдә билгеләнәчәк. Хатын-кызлар өчен 30 елдан 40 елга кадәр, ирләр өчен 35 елдан 45 елга кадәр хезмәт стажының һәр елы өчен 1 пенсия коэффициенты өстәмә итеп исәпләнәчәк.

Хатын-кызларга 35 ел, ир-атларга 40 ел стаж өчен 5 пенсия коэффициенты өстәмә исәпләнәчәк.

-"Пенсия калькулято-ры"ннан ничек файдаланырга?

- "Пенсия калькуляторы" үзеңнең киләчәктә булачак хезмәт пенсияңнең күләмен гамәлдәге 2013 ел суммасы кысаларында һәм яңа пенсия формуласы буенча якынча санап карау өчен билгеләнгән. "Пенсия калькуляторы" аңа бер төркем параметрлар керткәннән соң гражданинга киләчәктә нинди пенсиягә өмет итәргә кирәклеген ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Сез кертеләсе мәгълүматларны (мәсәлән, гомуми керемнең рәсми хезмәт хакын үзгәртеп, "конверт"та алынган хезмәт хакы суммасын да кертеп) үзгәртә һәм сезнең киләчәк пенсиягезнең исәпләү күләме ничек үзгәргәнен күрә аласыз.

Аннан соң шунысы да мөһим: калькулятор хәзерге пенсионерлар; пенсиягә чыгарга өч елдан да ким вакыт калган гражданнар; туендыручысын югалткан, хезмәткә сәләтсез гражданнарның, инвалидларның; көч ведомстволары һәм хәрби хезмәткәрләр; шәхси эшмәкәрләр; пенсиягә алдан чыгу хокукына ия булган куркыныч һәм зарарлы производство хезмәткәрләренә пенсия күләмен исәпләү өчен каралмаган.

-"Пенсия калькуляторы"н кайдан табып була?

-"Пенсия калькуляторы" Россия Пенсия фондының (www.pfrf.ru), РФ хезмәт һәм социаль яклау (www.rosmintrud.ru), ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекләре (www.pfrrt.ru) рәсми сайтларында урнаштырылган.

-Хәзерге пенсионерларның пенсия күләмнәре ничек үзгәрәчәк?

-Яңа кагыйдәләрне керткәндә, барлык пенсия хокуклары саклану принцибы мәҗбүри булачак: яңа формулага күчү датасына кадәр формалашкан барлык пенсия хокуклары да теркәләчәк, сакланачак һәм алар киметелмәячәк.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия