Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Өлкәннәрне ниләр борчый?

Район ветераннары советының еллык эшенә йомгак ясаганда төп игътибар өлкән яшьтәге райондашларыбызның көндәлек тормышын яхшыртуга, сәламәтлекләрен ныгытуга һәм аларга һәр яклап ярдәм күрсәтүгә юнәлтелде.

Җыелышка ветераннар советы президиумы членнары һәм аларның яшәешендә турыдан-туры ярдәм күрсәтүче служба житәкчеләре чакырылган иде. Әлбәттә, хәзерге заман ветеранының яшәү өчен ихтыяҗын элеккеге еллар белән чагыштырып та булмый. Бүгенге ветеранның уй-фикерләре дә алдынгы карашлы. Ә шулай да ниләр борчый соң бүген өлкәннәрне? Ветераннар советы башлыгы Фиркать Җәлаловның чыгышы нәкъ менә шушы проблемаларны үз эченә алган иде. Моннан күренгәнчә, дүртәр дистә ел хезмәт тәҗрибәсе булган ветераннар "минем бар, миңа җиткән" дип читтә кала алмыйлар шул. Алар арасында башкаларның мәнфәгатен кайгыртып йөрүчеләр дә бар. Ә проблемаларга килгәндә алар һәрвакыттагыча безнең арада яши. Дөрес, соңгы елларда өлкәннәребезнең яшәү рәвеше, тормыш хәле яхшыра бара. Районда газ, су кермәгән йортлар юк та диярлек. Элек елларда кабул ителгән федераль программа буенча сугыш ветераннары һәм аларның гаиләләре үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Ходайга мең шөкер, пенсия акчаларын да хәзер билгеләнгән көнне китереп җиткерәләр. Үткән ел ветераннарның республика оешмасы "Балкыш" дип аталган иҗат конкурсы оештырган иде. Анда безнең район үзешчәннәре дә үз талантларын күрсәттеләр. -Район пенсионерлар союзы ветераннар советы белән иңгә-иң торып эшли. Уңышларыбыз да юк түгел. Ел саен йөзгә якын өлкәнебез "Өченче буын университеты" дип аталган курсларга йөреп компьютерга өйрәнә. Тик шулай да, пенсионерларыбыз өчен барысы да эшләнә дип булмый әле. Урыннарда, мәсәлән, өлкәннәрне мәдәнияткә тарту формаль рәвештә генә оештырыла. Район мәдәният йортында да шул ук хәл. Нигә әле талантлы пенсионерларыбызны күбрәк сәхнәгә чыгармаска? Алар бар, алар күбәү! Шашка-шахмат һәм теннис түгәрәкләрен дә "тамга" өчен генә оештырырга кирәкми,-дип тәнкыйть сүзләрен ишеттерде Дамир Алимов.

Өлкәннәрне борчыган тагын бер мәсьәлә, ял итү яки шифаханәләргә бару өчен юлламаларның тиешле санда булмавы. Район халкына социаль ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Антонина Хәлилова бу хакта тулы аңлатма бирде. Камил Бикмөхәммәтов, Нурҗиһан Айметдинова, Азат Сәгъдиев һәм районның спорт, яшьләр эшләре һәм туризм буенча бүлеге начальнигы Фәрит Әхмәтов өлкәннәр тормышына кагылышлы мәсьәләләр күтәрделәр. Алдагы көннәрдә пенсионерлар өчен яңа ачылган "Акчарлак" бассейнында булу көннәренең графигын булдырырга сүз куештылар. Аннан соң Россиядә һәм Татарстан Республикасында 2013 елны "Экологик мәдәният һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" дип игълан итү уңаеннан, һәр ветеран үзе яши торган җирлектә бер куак утыртырга тиеш, дип килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы