Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

II Республика IT өлкәннәр олимпиадасында райондашыбыз Фәния Җәббарова өченче урынны яулады

Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында II Республика IT олимпиадасы узды. Әлеге чара «Интернет-озынгомерлелек» республика акциясе кысаларында үткәрелә.

Бүгенге технологияләр үсеш чоры һәркемгә кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә алу таләбен куя. Шуңа да компьютерны өйрәнү аеруча мөһим, өлкән буын вәкилләре өчен бигрәк тә. Әлбәттә, моның өчен барлык шартлар да тудырыла. Өлкән буын вәкилләрен компьютерда өйрәнү курслары да оештырыла. Әлеге эш районда да актив рәвештә алып барыла.

Шушы курсларны узган райондашларыбыз Фәния Җәббарова һәм Уби авылыннан Геннадий Ярзуткин әнә бүген республика күләмендә узучы Олимпиадаларда көч сыныйлар. Нәтиҗәләр дә куанычлы.

II Республика IT олимпиадасында исә муниципаль берәмлекләрдән барлыгы 109 кеше катнашкан.

Ике көн дәвамында интернет-ресурслар ярдәмендә төрле биремнәр үтәргә туры килгән конкурста катнашучыларга. .Шуларның берсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына виртуаль открытка ясау булса, Казан шәһәре турында хикәя язу, таблицалар төзү, республика хезмәтләр порталында мөрәҗәгатьләр калдыру кебекләре булган. Нәтиҗәдә, Фәния Җәббарова барлык биремнәрне дә үтәп, республика авыл җирлекләре арасында өченче урынны яулауга иреште. Котлыйбыз!

Реклама

-Чынлыкта компьютерга бер өйрәнгәч, аннан аерыласы да килми. Дөнья яңалыклары, дуслар, якыннар, сыйныфташлар тормышы барысы да шунда,-ди Фәния ханым Җәббарова.

Әлеге уңайдан. февраль аеннан компьютерга өйрәнергә теләүче өлкәннәр өчен тармакара технологияләр техникумы базасында дәресләр бирелә башлаячагын әйтеп үтәсе килә.

-Укырга теләүчеләр дәресләрне алып барачак Арифҗан Бакировка мөрәҗәгать итсеннәр,-ди укуларны оештыручы пенсионерлар союзының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: II Республика IT өлкәннәр олимпиадасы